Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2018, 02:00

Н.Ә. ШАЯПОВ


Хезмәт ветераны Шаяпов Нәҗип Әхкямулы 83нче яшендә вафат булды. Ул 1935 елның 29 августында БАССР Дүртөйле районы Түбән Манчар аылында туган. 1960 елда Уфа статистика техникумын, 1967елда Финанс-иткътисад институтын тәмамлаган.


Хезмәт эшчәнлеген Урманасты авыл китапханәсе мөдире вазифасында башлаган. Аннары ике ел хәрбидиңгез флотында хезмәт иткән. Төрле елларда Федоровка районы Дәүләт статистикасы инспекторы, Белорет районында территориаль инспектор булып эшләгән, 1965 елдан Дүртөйле поселогында җитәкче вазифалар били: Башстатидарәсе район машина-исәпләүстанциясе начальнигы, район план комиссиясе рәисе, “Туймазынефтестрой” тресты тимер-бетон изделиеләр заводының план бүлеге начальнигы, “Башремстрой-работ” тресты ремонт- төзелеш идарәсе начальнигы, “Башмежколхозстрой” берләшмәсе рәисе була. 1985-1988 елларда КПСС райкомы парткомис­сиясе рәисе була. 1988-1998 елларда Дүртөйле нефтеба­засын җитәкли.

“За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения В.И.Ленина” һәм “Ветеран труда” медальләре белән бүләкләнгән.

Н. Шаяпов турында якты истәлек безнең күңелләрдә һәрчак сакланыр.

Р.Хәйруллин, В.Ваһапов, Ф.Галиев, Н.Госманов, В.Заволокин, М.Корбанов, X.Нәбиев, Р.Низаметдинов, Г.Сәетов, М.Хәйруллин, Р.Хәсәнов, Ә.Хафизов, М.Хафизов.



Читайте нас: