Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 02:00

КАРАКЛАР «ЧИТЛӘР» БУЛГАН

12-18 февральдә район эчке эшләр бүлегенең де­жур частенда төрле кырын гамәлләр турында 137 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 15 е-крими­наль характерда.

✓ Полиция хезмәткәрләре Благовещен районыннан килеп, безнең район территориясендә бакча участоклары һәм йортла­рыннан тимер изделиеләрне урлау белән шөгыльләнүче ике кешене тоткарлады. Алар җинаять өстендә тотылды. Тикшерү тәмамлануны угрылар Тикшерү изоляторында көтәчәк.

✓ “Темное и светлое” кибетен талаган каракларның берсе (1996 елгы) “балигъ булмаган кешене җинаятькә тарту” маддәсе буенча дагаепләнә.Улүзенәиптәшкә Иске Солтанбәк авылында яшәгән 2001 елгы үсмерне алган.

✓ Шәһәрдә яшәүче, 1969 елгы берәүгә карата җинаять эше куз­гатылды, аңардан наркотикбулуга шик тотылган ак төстәге порошок салынган полимер төргәк табып алынды.

✓ Дүртөйледә яшәүченең “Дус­лык” бакчачылар ширкәтендә ур­нашкан дача йортына караклар кергән. Алар йортказаконсызүтеп кереп, мичне сүткән һәм тимер ишекләр, задвижка, торбалар, таш астына куелган терәүләрне урлаган.

✓ Район үзәгендә яшәүче ханымның “Марс” коллектив бак­чаларындагы дача йортыннан металл “аучылары” балык ыслау җайланмасын, эмал чәйнекне алып чыгып киткән,

✓ Әсән авылында яшәүче хатын- кыз, әлеге авылдагы өйләрнең берсендә аның 3200 сум акчасын уралулары турында полициягә га­риза язды.

✓ Кулынапычакалып,ЯңаИшмәт авылында яшәүче берәүгә үч алу белән янаган Казаклар авылында яшәүче хатын-кызга үтерү белән янаган өченҗинаять кодексы буенча җавап тотарга туры киләчәк.

✓ Зкология хезмәтенең баш белгеч-экспертытарафыннан Бурный Поток авылы янында атылган өч яшьлек буаз ана поши табыла. “Законсызсунар” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

✓ Участокуполномоченныйла- ры бүлеге хезмәткәрләре Уяды авы­лы янында законсыз рәвештә ике кае н а гач ы н кис ү фа кты н ач ы кл ад ы. Хокук бозуда Әңгәсәк авылында яшәүчегә шик тотыла.

✓ Наҗытамак авылын даяшәүче хатын-кызга үзенең өендә Украи­на кешесен ялган теркәүдә шик тотыла.

✓ Хокук сакчылары Түбән Аташ авылында яшәүчене дә шундый ук законсыз гамәлдә фашлады. Ул үзенең йорт биләмәсендә Таҗикстан гражданинын теркәгән.

✓ Дүртөйледә яшәүче хатын- кызның “Сбербанк” банк карта­сыннан 8000 сумга якын акчасы юкка чыккан. “Пластикка” телефон номеры аша “мобиль банк” хезмәте тоташтырылган булган. Явыз ни­ятле кешеләр акчаларны счеттан өлешләп алган,

✓ Саву аппаратын эшкә кушып, Бәйгелде авылыннан ике сыер савучы сугышкан. Аларның берсе медицинаярдәмесорап, районүзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән.

✓ Шәһәрнең Ленин урамында юл-патрульхезмәте инспекторлары тарафыннан руль артында исе­рек водитель утырган автомашина туктатылды. Хокук бозучы Уфада яшәүче булып чыкты. Ул исерек килеш автомашинада йөргән өчен административ җәзага тартылган булган инде, хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылачак.

✓ Хезмәт урынындагы власть вәкилен кимсеткән өчен Әсән авы­лында яшәүчегә җавап тотарга туры киләчәк. Ул эчке эшләр бүлегендә полицейскийга сүгенү сүзләре белән тиргәшә, аның кисәтүләренә колаксалмый, үзен агрессив тота.

✓ Семилеткаавылы Губкин ура­мындагы йортларның берсендә хокук сакчылары исерек хәлдәге өч кешене тоткарлый. Фатирда газ плитәсе ндә наркотик матдә булуга шик тотылган яшел төстәге масса белән алюминий кәстрүл табыла.

✓ Суккул авылында яшәүче мон­нан берничәел элек Түбән Новгород өлкәсенә эш кә киткән улын эзләүдә ярдәм сорап, хокук саклау орган­нарына мөрәҗәгать итте. Ир-егет бер елдан артык инде туганнары белән элемтәгә чыкмаган.


✓ 15февральдәАргышавылында йорт янган. Янгында зыян күрүчләр у> Бу атнада полиция документ­ларында криминаль булмаган 6 үлем очрагы теркәлде.

✓ Хокуксакчылары, шул исәптән ЮХХДИ хезмәткәрләре, админи­стратив хокук бозулар турында 454 протокол төзеде. Алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәләрен боз­ган өчен 2 кешегә, җәмәгать урынна­рында исерекхәлдә күренгән өчен - 91, ата-ана хокукларын тиешенчә үтәмәгән өчен - 5 кешегә штраф салынды. Рөхсәт ителмәгән урын­да тәмәке тарткан өчен районда яшәүче 4 кеше штраф түләячәк,

✓ 2 водительнең эчкән килеш руль артына утыруы ачыкланды, 1 кеше медицина тикшерүеннән баш тартты.

25 водитель ОСАГО страховка полисы булмаган өчен, 7 се - ба­лалар креслосы булмаган өчен, 35 водитель хәвефсезлек каешларын эләктермәгән өчен штраф гүләячәк. Гомумән алганда, хокукбозучылар урындагы бюджетны 248300 сумга баетачак.

Район эчке эшләр бүлеге.







Читайте нас: