Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2018, 02:00

ЮМАРТ «МАСЛЕНИЦА»

Безнең Мәскәү авылындагы “Миләш” балалар бакчасында “Май чабу” (“Масленица11) бәйрәме үтте. Болытлар арасыннан кояш карый һәм бәйрәмчә киенгән балаларны язгыча җылыта. Бит очлары алланган, чагу яулыклар ябынган балалар әйлән-бәйлән уйнап, барысын да күңелле биюләргә чакырды, аннары рус халык уеннарын уйнадылар. Балаларның күзләрендә соклану, ә йөзләрендә бәйрәмнең чагу күренешләреннән елмаю чагыла. Бәйрәм программасы бик күңелле булды.

Май чабу бәйрәменә безгә гүзәл Яз килде, ул рольдә тәрбияче М.Мирвәлиева иде, ша-макайлар - Г.Фазлыйәхмәтова һәм Л.Гәрәева балаларны үзләренең шаярулы уеннары, такмак-такмазалары белән сөендерде һәм музыка астында малайлар һәм кызлар өчен ярышлар оештырды.

Традиция буенча, бәйрәм чәй та­быны артында тәмамланды: балалар бакчасының поварлары пешергән хуш исле тәбикмәкләр, пироглар, тәмлекәчләр белән сыйландылар. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды.

Бөтен җирдә шат тавышлар яңгырап торды. Күңелле һәм дәртле бәйрәм белән кышны озаттылар. Хәзер язны көтәбез.


М.МИРВӘЛИЕВА, Г. ФАЗЛЫЙ ӘХМӘТОВА



Читайте нас: