Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2018, 02:00

ТОРМЫШ ЮЛЫННАН КУЛГА-КУЛ тотынып

Районда гаилә тормышы юбилярларының Почетлы кенәгәсе шушы көннәрдә изге теләкләрдән торган ике язма белән тулыланды. Аларны шәһәрдә яшәүче Фәрзәнә һәм Мәсгуть Хәйруллиннар,
Әминә һәм Наил Вәлиәхмәтовлар тәүгеләрдән булып калдырды.
бОел бергә, шатлыкларны да, борчуларны да уртак итеп, балаларны аякка бастырып, алар алдында зур тормышка юл ачарга, оныклар һөм оныкчыклар тууга шатланып яшәргә - бәхет шушы түгел мени?! Ниндирәк әле!.. Ул биктә кадерле! Моны ике гаилә пары да раслады: бу көнне аларны матур бәйрәм белән котларга ЗАГС бүлеге, район ветераннар советы, алар эшләгән коллек­тивлар вәкилләре килгән иде.
Юбилярлар үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишетте. Ә бриллиант туйла­ры уңаеннан Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хамитов исеменнән, район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, рай­он ветераннар советы рәисе Газим Сәетов исеменнәнтапшырылгантәбрикләүхатлары истәлекле бүләк булды. Котлауларда шулай ук ал арның тормыш һәм хезмәт юлы лаеклы бәяләнгән, изге теләкләр юлланган.
Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә үзенең зур шәхси өлешен керткән Мәсгуть Нурмый улының исемен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул күп еллар район Сельхозтехника предприятиесен җитәкләгән, ул эшләгән елларда предприятие алдынгылар исәбенә чыга, җитештерүкуәтләрен арттыра, берничә тапкыр хөкүмәт бүләкләренә лаек була, һәм монда, һичшиксез, җитәкченең роле зур.
Фәрзәнә Хәсәнша кызы да гомер юл­дашына тиң. Аның хатын-кыз зирәклеге, ягымлылыгы, әдәплелеге бәхетле гаилә тормышының нигезедер. Ул ирен һәрвакыт һәм һәр эштә хуплый, аңа терәк һәм, әлбәттә инде, балалары: уллары Ринат белән Рамилгә, кызлары Ринага кайгыртучан ана була. Ба­лаларга тәрбия биргәндә аның педагогик белеме дә үз йогынтысын салгандыр.
Фәрзәнә Хәсәншә кызы күп еллар Иске Баеш, Суккул мәктәпләрендә, ә 1961 елдан беренче мәктәптә химия һәм биология фәннәреннөнукыткан. Укучылары аны ярата, аны еш телгә алалар, шалтыратып хәл беле­шеп торалар. Бу исә мәгариф өлкәсендәге күпьеллык хезмәт өчен иң зур рәхмәт бил­геседер диясе килә.
Әминә һөм Наил Вәлиәхмәтовларның кышкы буранлы көннәрнең берсендә һич көтелмәгән очрашуы аларның язмышларын хәл иткән. Шуннан бирле бергә. Алар хәтта бергә эшләгәндә: Наил Хәсән ул ы эшчеләрне тәэмин итү бүлегенең 25 нче кибете дирек­торы булган, ә Әминә Рәүф кызы - шунда ук кассир. Өч ул - Таһир, Мансур һөм Раушанны үстергәннәр. Хәзер инде 10 оныклары һәм оныкчыклары бар, янә берсенең дөньяга килүе турында сөенечле хәбәрне көтеп яшиләр. Кыскасы, гаилә династиясен дәвам итүчеләр бар!
- Без эштән курыкмадык, - диләр Вәлиәхмәтовлар. - Биш катлы йортта торганда да мал асрадык, ә алар ялкауларны яратмый. Хәзер йорт алды участогында яшелчө-җимеш үстерәбез. Балаларыбыз тату: бер-берсен яклап, саклап яшиләр.
Ә бу сыйфат аларга әти-әниләреннән бирелгәндер. Балалары исә ата йортының сукмагынатузантөшерми,еш килеп, хәлләрен белешеп торалар.





Читайте нас: