Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2018, 02:00

Синең шәһәр - синең карар. Үзең сайла! Үзең хәл ит!

18 мартта “Формирование современной городской среды” программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2018-2019 елларда төзекләндерелергә тиеш булган җәмәгать территорияләрен сайлау буенча рейтинг тавыш бирүләре булачак.
Тавыш бирү урынына килеп, гражданнар аларның фикерләре буенча, беренче чиратта төзекләндерелергә тиеш дип исәпләгән җәмәгать территориясе өчен тавыш бирә ала.
Тавыш бирүгә 2 объект чыгарылган:
- А.Матросов ис. парк;
- Р.Мусин ис. парк.
Дизайн-проектлар белән шәһәр биләмәсе хакимиятенең рәсми сайтында “Городская среда” бүлегендә 2018 елның 1 мартыннан башлап һәм тавыш бирү көненә кадәр таны­шырга мөмкин.

Иң күп тавыш җыйган объект проекты 2018-2019 елларда ук тормышка ашырылачак.

Читайте нас: