Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2018, 02:00

КҮПКЫРЛЫ МӘСЬӘЛӘЛӘР БУЕНЧА

Район хакимиятенең кече залында 2017 елда социаль-икътисади үсеш йом­гаклары буенча киңәшмә үтте.

“Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы муниципаль районының 2017 елдагы социаль- икътисади торышы турында”гы беренче мәсьәлә буенча район хакимияте башлыгы Р.Хәйруллин чыгыш ясады һәм 2017 елның гыйнвар-декабрь йомгаклары районның тотрыклы үсеше турын­да раслый дип билгеләде. 2018 елның 1 гыйнварына эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан үзләрендә җитештерелгән 5692,8 миллионсумлык товарҗибәрелгән (2016 елның шул ук чорына карата 111,6 %). Авыл хуҗалыгының тулай продукциясе күләме - 2,9 миллиард сумлык, бу үткән ел дәрәҗәсенә карата 97 проценттәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 52 процент туры килә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциянең 45 процентын һәм крестьян-фер- мер хуҗалыклары 3 процентын җитештергән.

Үткән авыл хуҗалыгы елы үсем- лекчелекәченматди-техникһәм фи­нанслар беләнтәэмин итү ягыннан да, һава шартлары буенча да катла­улы булды. Үсемлекләр җәйнең бе­ренче яртысында туфракның артык дымл ы чагы нда үсте. Нәтиҗәдә, ар - ты к дымнан һәм боз явудан районда авыл хуҗалыгы культураларының 1364 гектар чәчүлекләре юкка чык­ты. Уңыш җыю да катлаулы шарт­ларда алып барылды. Игеннәрнең тулай җыемы 86,2 мең тонна яки 77,3 меңтонна саф ашлык, тәшкил итте, һәр гектардан 21 әр центнер уңыш алынган.


Район хуҗалыкларында 417 берәмлек төрле маркадагы трактор­лар бар. Техника һәм акрынлап яңарту бара. Үткән елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре 89,2 миллион сумлык 63 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алган.

“Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы муниципаль районында икътисадның тотрык­лы үсешен һәм социаль тотрык- лылыкны тәэмин итү буенча комиссиянең эше турында, Баш­кортстан Республикасы Дүртөйле районы муниципаль районында социаль-икътисади үсешенең фаразланган параметрларына ирешү, кулланучылар базары то­рышы һәм 2017 елда кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында”гы икенче мәсьәлә буенча хакими­ят башлыгының икътисад буенча урынбасары Г.Кашаевага сүз би­релде. Ул, үткән елда комиссиянең алты утырышы үткәрелүе, алар- да районның муниципаль унитар предприятиеләренеңсатыпалулар­ны Федераль закон таләпләренә ярашлы башкаруга күчүе буенча чаралар планын (“юл картасы”) гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралуы турында сөйләде. Атап әйткәндә, формаль булмаган мәшгульлекне киметү, Капиталь төзелеш бүлеге МУП, “Дүртөйлестройдеталь" җәмгыяте, Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре МУП, “Ком­мунальник” МУП эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, районда торак программаларын гамәлгә ашыруга һ.б. тукталды.

“2017 елга Башкортстан Ре­спубликасы Дүртөйле районы муниципаль районының тышкы реклама базарын үстерү буен­ча муниципаль программаны гамәлгә ашыру турында”гы өченче мәсьәлә буенча баш архитектор 3.Шафикова чыгыш ясады. Ре­клама урыннарын файдалануны оптимизациялөү максаты белән, нормаларның һәм законнарның үтәлешен исәпкәалып, муниципаль программа эшләнгән. 2016-2017 елларда реклама эшчәнлегеннән район бюджетына керем 341 190 сум тәшкил иткән.

Киңәшмә эшендә БР сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары В.Белов, БР эшкуар­лыкны һәм мәгълүмат-аналитика эшенүстерүмониторингы бүлегенең эшкуарлык һәм туризм буенча әйдәп баручы белгеч-эксперты Д.Шөрифуллин, эшкуарларның рай­он Берлеге рәисе Р.Рәхмәтуллин, Башкортстан Республикасында эшкуарларның хокукларын яклау буенча Уполномоченныйның җәмәгать ярдәмчесе Р.Вәлиев, эре һәм урта предприятиеләр җитәкчеләре, шәхси эшкуарлар һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл биләмәләрехакимиятлә- ре башлыклары катнашты



Читайте нас: