Айрат Әхмәтшин һәм Александр Чернышев-X. Вәлиев исемендәге токымчылык заводы механизаторлары. Алар турында эшкә җаваплы караучы, үз эшен намус белән башкаручы буларак телгә алалар. Хезмәт күрсәткечләре, чәчү һәм урып-җыю кампанияләре чорында хуҗалыкта иң югарыларның берсе. Шуның белән авылдашлары арасында хөрмәт яулый алар.