Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2018, 02:00

БУ ЯҢА БУЫНГА КИРӘК

Шәһәрнең тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулу алдыннан “Башкортстан Республикасының халык шагыйре - Наҗар Нәҗми” күргәзмәсе ачылды.

- Без 1989 елда ачылдык, шуннан бирле ел саен Наҗар Нәҗметдин улы безгә экспонатларын: сәгать, немец степплеры, үзенең сугыштагы плащ-палаткасын һ.б. китерде, - диде күргәзмәне ачып музей директоры Рима Имамова.

Күргәзмәдә шагыйрьнең шәхси әйберләре, гаилә архивыннан фотосурәтлөр, кулъязмалар, шагыйрьнең дәүләт наградалары, төрле елларда чыккан башкорт һәм татар телләрендәге китап-
лары, публикацияләр тәкъдим ителә. Әлбәттә, шагыйрьнең хатлары - дуслары, коллегалары,
фикердәшләре белән язышуы аерым кызык- сыну тудыра.

Наҗар Нәҗми фронтка институтның икенче курсыннан китә, шуңа да хатларның иң күбе курс ташлары белән язышу. Шагыйрьгә фронтка Кәтибә Кинҗәбулатова бик дулкынландыргыч хат язган, анда ул Наҗар Нәҗминең дошманны җиңеп кайтуын үтенә. Әйткәндәй, соңыннан Кәтибә үз шагыйрә булып китә.

Музей Роберт Миңнуллингатапшырган сиксән хаттан китап барлыкка килгән. Аларның барысын даукысаң - берничә китап булыр иде. Ул хатлар нәкъ менә үсеп килүче яшь буынга якташыбызның кызыксынучан акыл, кешелеккә һәм табигатькә тирән сөю, искиткеч талант үрнәге буларак зур әһәмияткә ия.

Күргәзмә җәйгә кадәр эшләячәк.

Читайте нас: