Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2018, 02:00

БАРЫСЫ ДА МАКСАТТАН БАШЛАНА

Яңа Кәңгештәге “Ковчег” клиник психология үзәге шушы көннәрдә гаҗәеп кунак­ларны кабул итте - егетләр белән аралашырга Дәүләт Думасы депутаты, 13 тапкыр паралимпия чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы, егермедән артык дөнья ре­корды куйган Рима Батало­ва, шулай ук Наркотикларга каршы Милли Союз идарәсе рәисенең халыкара эшләр буенча урынбасары Анна Ми- холап килде.

Кунаклар Үзәк бинасын кара­ды, реабилитацияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр белән сөйләште, со­рауларга җавап бирде.

Тормышта тупиклар юк. Табылмаган юллар бар. Почетлы кунакчыгышыннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин иде. Рима Акбердиновна үз тормышының тарихын - кыенлыкларны, тәү чи­ратта диагнозлар һәм үзенең тәнен җиңүләренең тарихын - сөйләде. Үз шәхесенең масштабы Рима Баталовага аякка басу, күрүмөмкинлеге генәтүгел, бәлки үзенең югары казанышлары өчен “Гиннес рекордлары китабы”на эләгү мөмкинлеге дә биргән. Балачакта ялгыш ясалган прививка да (аңардан соң чак кынааяксызһәм күрүдән мәхрүм калма­ган), сын га н у м ы р тка ба ган ас ы да ки р тә була алмаган. Чемпионка “Беркайчан да кул селтәмәскә! Кечкенә генә булса да, мөмкинлек бар ул!” дигән сүзләрне үзенең девизы дип исәпли.

- Мин мондый үзәкләрне бөтен Русия буйлап бик күп күрдем. Республика­да шундый оешма булуына шатмын. Сезнең “Ковчег” үзәге - бәйлелеге булган егетләр белән ничек эшләргә кирәклеге күрсәткече. Биредәбикяхшы мохит, профессионалларның битараф булмаган командасы. Әлеге үзәктә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, - ди Рима Акбердиновна. - Бәйле кешеләр белән очрашканда, аларның сәламәт булуларын, тик үзләрен үзләре батыруларын күрүдән миңа бик авыр. Ә без һәр мөмкинлеккә ябышабыз, һәр бәйлелектә - ул гаиләләрнең авыруы, шуңада мин әти-әниләргә мөрәҗәгать итәм: балаларыгызны кулдан ычкын­дырмагыз, аларның кечкенәләре дә, зурлары да сезнең яратуга, сезнең ишетүгә, сезнең назыгызга мохтаҗ. Егетләрнең тормышка якты караш һәм үзеңнең яшәвең өчен көрәшергә кирәклеген аңлау белән әйләнеп кай­туын телим. Без бары тик ярдәм итә, юнәлеш кенә бирә алабыз, калганы барысыда аларның теләкләреннән тора.

Анна Михолап,Үзәкҗитәкчелегеһәм персонал белән аралашу барышында биредә дөрес төзелгән программа һәм профессионализмга соклануын билгеләде. Наркотикларга каршы Мил­ли Союз белән үзара хезмәттәшлек ихтималы турында фикер алышу булды.

- Сезнең барыгызны да җиңүгә китергән юлда күрәсе килә, - дигән теләк белдерде ул реабилитантларга. - Шуны онытмагыз, кешеләр үзгәрүчән, тиксез үзегез үзегездә даими, шуңада таяну ноктасын тышкы мохиттән эзләргә кирәкми. Сезнең һәркайсыгызның да үз максаты, хыялы булырга тиеш. Алар бар икән, көч килә. Бирергә өйрәнегез һәм беркайчан да үзегезне җәлләмәгез.







Читайте нас: