Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 02:00

ШАГЫЙРЬГӘ БАГЫШЛАНА...

5 февральдә - Башкортстанның халык шагыйре, РСФСР М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наҗар Нәҗминең туу ы на 100 ел тулган көндә Уфа шәһәренең “Родина” кинотеатрында аныңтормышы һәм иҗаты турындагы “Ялкыннан һәм хистән коелган...” дигән башкорт телендәге документаль фильмның премьерасы була.

Фильмның сценарий авторы һәм продюсеры - күренекле журналист, БР матбугат һәм киңкүләм хәбәрдарлык чараларының атказанган хезмәткәре, Ш.Ходайбердин исемендәге премия лауреаты Гәүһәр Батталова. Фильмның режиссеры - Әлфия Арсланова, куючы-оператор Урал Гатауллин, композитор Урал Мөхәмөдьяров. Фильмның хронометражы - 50 минут.

“Наҗар агай гади кеше түгел иде. Замандашлары аны табигать белән чагыштырырга яратты. Алар аның турында йә “кояшлы”, йә “болытлы” дип әйтәләр иде. Ул йә бер гөнаһсыз сабый, йә тормыш тәҗрибәсе туплаган аксакал... Фильмда без аны тормыш­та ничек булган, шулай күрсәтергә тырыштык, арттыруларсыз, өстәмәләрсез”, - дип сөйли фильм авторы Гәүһәр Батталова.


Республиканың БСТтелеканалында фильмны 11 февральдә 19.45 сәгатьтә күрсәтәчәкләр

Читайте нас: