Юлдаш
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 02:00

КЫЗЫКСЫНДЫРУ ҺӘМ МАВЫКТЫРУ


“Ел укытучысы” район конкурсы - традициягә кергән, соңгы вакыттааны үткәрү шартлары берникадәр үзгәрде. Быел беренче тур шәһәр мәктәпләре базасында ачык дәресләр сыйфатында үтте. Икенчесе читтән торып катнашуны үз эченә алды: тәкъдим ителгән материалларны (интернет ресурслар һәм эссе) жюри әгъзалары өйрәнде. Аларның нәтиҗәләре буенча төп өлештә - ачык дәресләр үткәрүдә - катнашу өчен конкурсантлар билгеләнде.Ә инде аның йомгаклары буенча финалистлар ачыкланды.


Алар шәһәрнең бишенче мәктәбендә очрашты. Дүрт фи­налистның һәркайсы мастер-класс к үрсәтте, конкурс программасын “Мәктәптә булганның барысы да укытучыдан торамы?” дигән темага дебатлар дәвам итте.

Чыгышлар бер-берсен кабатла­мады һәм һәркайсыүзенчә кызыклы иде. Беренче мәктәпнең технология укытучысы Гүзәлия Халикованың һәм Семилетка мәктәбенең химия укытучысы Гөлнур Ногманованың осталык дәресләре зур гамәли юнәлешле булды. Гөлнур Әбүзәр кызы, мәсәлән, үзчыгышынтормыш белән - без көн саен очрашкан хәлләр һәм әйберләргә бәйләп алып барды. Гамәли киңәшләр җанлы формадаҗиткерелде, ә химик фор­мулалар һәм элементлар аңлаешлы иллюстрацияләргә әверелде. Өченче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вера Панинаның чыгышы укытуның актив формаларына багышланды, дүртенче мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Ямалетдинова үз фәнен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру өчен квест-технологияләр файдаланырга тәкъдим итә, аны ул “Урал-Батыр” эпосы нигезендә күрсәтте.

Дәресне этап-дәрәҗәләргә бүлеп, ул географиядән башларга, аннары табу темасына, гаилә иерархиясе һ.б. кагылырга тәкъдим итте.

Конкурста катнашучы педагогларның төп бурычы - укучыларында үз фәненә карата кызыксыну уяту, хезмәттәшлек мохите тудыру, дөреснең укыту материалын таныш булмаган сыйныфта, укучыларның териалны үзенчә бирә. Катнашу­чылар кыска гына вакыт эчендә үз эшләренең үзенчәлеген күрсәтә һәм җыелучыларны үз фәне белән кызыксындыра алды.

Конкурста өченче урынны берен­че мәктәпнең технологи я укытучысы Г үзә л и я Хал и ко ва ал ды. И кенч е у ры н - да өченче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вера Пани­на һәм дүртенче мәктәпнең баш­корт теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Ямалетдинова. Семилетка мәктәбенең хи ми я укытучысы Гөлнур Ногманова җиңү яулады.

- Барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә һәм хезмәттәшләремә шуны телим: без балаларыбызны чынтор- мышка чыгара алсак иде, - диде конкурсның җиңүчесе.

Гөлнур Ногманова республика дәрәҗәсендә шәһәр һәм район данын яклаячак, ө Лидия Ямалетдинова “Башкорттеле ел укытучысы” төбәк конкурсында катнашачак. белеменә нигезләнеп тәкъдим итү - дип сөйли жюри әгъзасы, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Нәсимә Ибатуллина.

- Барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә һәм хезмәттәшләремә шуны телим: без балаларыбызны чынтор- мышка чыгара алсак иде, - диде конкурсның җиңүчесе.

Гөлнур Ногманова республика дәрәҗәсендә шәһәр һәм район данын яклаячак, ө Лидия Ямалетдинова “Башкорттеле ел укытучысы” төбәк конкурсында катнашачак




Читайте нас: