Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2018, 02:00

«БЕЗ ҮСӘРБЕЗ ҺӘМ СЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘРБЕЗ...»

Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәгенең Балалар һәм үсмерләр өчен приют бүлекчәсендә “Мы с вами, но не вместо Вас!” дигән әти-әниләр конференциясе балалар җырындагы шундый сүзләр белән башланды.
Конференциягә приютта тәрбияләнүчеләрнең, элек приютта тәрбияләнеп киткән, хәзер инде үз гаиләләрен булдырганнарның әти-әниләре,уллыкка һәм опекунлыкка алынган гаиләләр,күпбалалы һәм имин гаиләләр, профилак-тика системасы вәкилләре, шулай ук изге Василий Великий Храмы настоятеле, протоиерей Феодор Савельев чакырылган иде.
Социаль приют - баскычлы учреж­дение генә һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе - балалар­ны үз гаиләләренә кайтару буенча эш икәнлеген һәркем дә белмидер. Очрашу тематик фильм һәм приютның педагог-психологы чыгышыннан башланды. Әлфия Вәлиулла кызы приютта тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәрен анализлады, аларда балалар үз гаиләләрен сурәтләгән. Ул шундый закончалыкны билгеләде: балалар сурәт төшергәндә бер- берсенең эшләрен курмәсә дә, бер-туган апалар-сеңелләр, абыйлар-энеләрнең рәсемнәре эчтәлеге буенча туры килә. Барлыкэшләрдә балаларга әти-әни аралашуы җитмәве күренә.
Аннары барысы бергә “Бәхетйорты” төзеде. Балаларның хокукларын яклау турында районхакимиятенеңопекаһәм попечительлек органы баш белгече Алсу Тимашева сөйләде.
- Сез бүген шуны аңларга тиеш, тормышыгыздагы иң зур байлык-ул сезнең бала- лар, - диде, әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, район хакимиятенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Линара Бакиева. - Әгәр моны танысак, тормышта барысы да үз урынына кайтачак.
“Ана даны” медале белән бүләкләнгән күпбалалы әни Рауша­ния Камаева приюттатәрбияче булып эшли. Аныңҗиде улы бар, гаиләдә янә сабый туу көтелә. Раушания тәрбия серләре белән бүлеште -аныңнигезе: гаиләнең һәр әгъзасын һичшиксез ярату, хәстәрлек һәм тыңлый белү.
-Үзеңнең һәр көнеңне матур яшәп калырга омтылырга кирәк. Ә моның өчен үзеңә соңыннан хәл итәргә туры киләчәкпроблемалар тудырудан туктау зарур,-диде Феодор атакай. - Бүген үк төзәлегез, иртәгәгә калдырырга ярамый.

Балалар әти-әниләргәҗырлар һәм биюләр бүләкитте. Әти-әниләр белән уйнадылар, озаклап сөйләштеләр, бергәләп биеделәр, көлештеләр, кем­дер елап та алды.., Кызганычка каршы, бу көнне приютта тәрбияләнүчеләрнең һәркайсыныңда әтисе яки әнисе, хәтта картәнисе килмәгән иде. Ә килүчеләр дөньядагы иң кадерле кешеләрен, үзләрен әти-әнисе булган өчен генә дә яраткан газизләрен күкрәгенә кыса алды, һәм аларның биктә сезнең янда буласылары килә...






Читайте нас: