Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2018, 02:00

БАРЛЫККА КИТЕРҮ ЭНЕРГИЯСЕ

Мәдәният сараенда Башкортстан Республикасында Экология елын ябуга һәм Гаиләелын ачуга багышланган тантаналы чара узды

Бәйрәм иртәннән башланды. Унынчы бал аларбакчасының зур һәм әзерлектөр кемнәрендә тәрбияләнүчеләрөчен балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге укытучылары тарафыннан «Күңелле эстафеталар» оештырылды.

Бер үк вакытта Мәдәният сарае фойесында берничә: балалар бакчалары һәм авыл биләмәләре тәкъдим иткән тематик эшләрдән, «Илле ел бергә» фотокүргәзмәсеннән, шулай ук райондагы спорт сөюче, актив гаиләләр: Кувшиновлар, Архиповлар, Сидоровлар, Гыйззәтовлар, Гәрәевлар, Закирҗановлар һәм башка гаиләләр экспозицияләреннән торган киңколачлы күргәзмәгә әзерлек алып барылды. Төштән соңул тантаналы рәвештә ачылды.

- Бу күргәзмә яшьләрнең аңына уңай тәэсир итсен иде, - дип теләде үзенеңчыгышында районхакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенчаурынбасары Рамил Хәсәнов, Балалар сәнгать мәктәбе, Исмаел балалар сәнгать мәктәбе һәм «Осталар шәһәре» иҗат берләшмәсе дә үз эшләрен тәкъдим итте. Шулай ук социаль хезмәтләр күргәзмә-ярминкәсе эшләде.

Узган БР Экология һәм махсус са­клаулы табигать биләмәләре елына йомгакны районхакимияте башлыгы Ри­нат Хәйруллин ясады. Ул билгеләвенчә, шәһәрдә һәм районда шактый чаралар үткәрелде, аңа зур энтузиазм белән район мәгариф, мәдәният идарәләре, авыл биләмәләре һәм предприятиеләр кушылды. Бу исәпкә яшьләр экологик акцияләре, инешләрне төзекләндерү, торак пунктларны яшелләндерү керә, санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерүгә аерым игътибар бүленде. Ри­нат Мәсгуть улы ел йомгаклары буенча БР Экология министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм Дипломнарын, шулай ук район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.


Гаилә елын ачып, район хакимияте башлыгы бездә менә дигән яшь һәм стажлы гаиләләрнең күп булуы нассызык- лады, ә аларныңүрнәге - барлыкка ките­рү энергиясе. Тик негатив тенденцияләр дә бар, моның төп өлеше - социаль ятимлек.
Бу көнне Алия һәм Айрат Рәхимҗановлар- ныңяңатуган гаиләсен, шулайукуртакгаилә тормышының алтын юбилярлары - Рита һәм Фәнил Әхмәтовларны хөрмәтләделәр, Фәнил абый - районда танылган хирург, ат­казанган табиб, Рита апа пульмонолог булып эшләгән, район үзәк дә вахан әсенең туберку-лез бүлеген җитәкләгән. Әхмәтовлар районда тәүгеләрдән булып тантаналы рәвештә Гаилә тормышының мәртәбәле юбилярларын язу китабына үз имзаларын куйды. Ә Рита апа Алиягә матур ядкәр сыйфатында үз куллары белән чигелгән япма бүләк итте.

Бәйрәм концерт программасын Яри- мовларның гаилә пары - Линар һәм Лиана алып барды. «Альянс», «Акдимгел», «Сөмбел», «Фортуна»хореография коллективлары кон цертномерлары белән чыгыш ясады. Әниле- уллы Гөлфия һәм Артур Мансуровларның биюе назлы һәм күңел кылларын тибрәтерлек булды, мәктәпкәчә яшьтәге улыныңкүзләре горурлык белән балкыды, ә әнисе шундый чибәр (6 нчы балалар бакчасы), Миядекавыл Советы дәртле номер әзерләгән иде. «Без кабызган утлар», «Әллүки» ансамбльләре, Эльза Әхмәдиева, Нәзилә Нуриәхмәтова, Айгөл Миргалиева, «Һилал» вокаль трио­сы, балалар һәм усмерләр иҗатын устерү үзәге башкаручыларының яшь квартеты, Лариса һәм Радик Сәләховлар саксофон һәм скрипкада башкаруындагы попурри һ.б. номерлар яңгырады. Шәймөхәммәтовлар, Байморатовлар, Зурнаджян гаиләләре үз музыкаль бүләкләрен тәкъдим итте.

Читайте нас: