Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2018, 02:00

ГАИЛӘ КҮЗ УҢЫНДА

17 - 26 гыйнварда район биләмәсендә гаилә бәхетсезлеген кисәтү, балигъ булмаганнарны җинаятьләрдән аралау, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатында «Үсмер - гаилә» дигән шартлы исем астында профилактик чаралар үткәреләчәк.

Узган ел балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек та­рафыннан 27 бала һәм сабыйларын тәрбияләү, укыту һәм карап үстерү буенча үз бурычларын тиешенчә башкармаган 74 әти-әни профилактик исәпкә куелды.

Балигъ булмаган нарга карата 43 җинаять кылынган, бу исә үткән елга караганда 32 гә күбрәк. Бала тәрбияләүгә акча түләүдән усал нияттә баш тарткан өчен җинаять эшләре төп үсешне бирде.

Операция кысаларында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хоку­кларын яклау буенча комиссия, район хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге, халыкны социаль яклау, саулык саклау органнары, мәгариф идарәсе, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән һәм аларга карата начар мөгамәләдә булган әти-әниләрне һәм аларны алыштырган кешеләрне ачыклау максатында тораксекторны тикшерү үткәрелә. Балигъ булма­ганнар бүлегендә исәптә торган үсмерләр һәм аларның әти- әни ләре белән балалар һәм үсмерләргә карата җәбер-золым кылу, шул исәптән алар белән бергә яшәгән өлкән кешеләр ягыннан җәберләнү фактларын ачыклауга юнәлтелгән инди­видуаль профилактикэш алып барыла,Балаларны тәрбияләү һәм карап үстерү буенча бурычларны үтәмәгән өчен мөмкин булган җинаять-хокукый нәтиҗәләр аңлатыла.

Шулай ук төнге вакытта әти-әнисе карамагыннан башка йөргән балигъ булмаганнарны һәм шулай ук 17 яшькә кадәрге балаларны законга каршы гамәлләр кылуга җәлеп иткән кешеләрне ачыклау өчен яшьләр күпләп җыелган объектлар һәм башка җәмәгать урыннары тикшерелә.

Мәктәп укучылары һәм студентлар белән экстремаль ситуацияләрдә, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда үз-үзеңнето ту кагыйдәләре турында лекци яләр циклы үткәрелә.

Эльза СӘЕТОВА, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар

эшләре буенча бүлек начальнигы.



Читайте нас: