Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2018, 02:00

ЗАМАН ЧАКЫРУЛАРЫ: ХӘЛ ИТҮ ЮЛЛАРЫ

Уфада башкорт хатын-кызларының чираттан тыш IV съезды үтте. Аны Бөтендөнья башкортлар корылтае һәм “Башкортстан Республикасы башкорт хатын-кызлары җәмгыяте” оештырды. Форум филология фәннәре докторы, җәмгыятьнең беренче җитәкчесе Нәҗибә Мәкъсутованың 85 яшенә багыш­ланды.


Анда безнең республика шәһәрләре һәм районнарыннан, Чиләбе, Ырынбур, Самара, Свердловск өлкәләреннән, Санкт- Петербургтан делегатлар һәм кунаклар, шулай ук муниципаль һәм җәмәгать оеш-малары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Съезд үзенең туган җирен яраткан, башкорт халкының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау һәм үстерү буенча прогрессив юл билгеләгән актив хатын-кызлар форумына әверелде. Глобальләштерү һәм модернизацияләү шартларында башкорт хатын-кызларының роле һәм эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Каралган мәсьәләләр арасында җәмгыятьнең отчетыннан тыш, “Башкорт хатын-кызы һәм заман чакыруы: хәл итү юллары”, “Башкорт халкыныңадаптацияпроблемалары.Башкорт хатын-кызларының социаль әһәмияте һәм һөнәри кирәклеге”,, “Милли кыйммәтләрне тергезү, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм белем бирүнең актуаль алымнары һәм принциплары” дигән темадагы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Съезд материаллары буенча фәнни-популяр мәкаләләр җыентыгы бастыру планлаштырыла.
Съездда наградалар күп булды. Безнең районнан Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе укытучысы Вероника Зарипова Рәхмәт хаты на, Исмаел урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Закирова Почет грамотасына лаек булды. Алтынчы балалар бакчасын- да тәрбияләнүче Амира Шәрәфетдинова “Беләзек” биюе белән барысын да шаккатырды.
Съезд этносның көчен арттыруга, аның рухи яңаруына һәм җәмгыятьтә мораль климатны саклауга булышлык итүче механизмнарны киңәйтергә карар итте.

Резеда ШӘРӘФЕТДИНОВА,

башкорт хатын-кызларының район

оешмасы вәкиле, IV съезд делегаты.


Читайте нас: