Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2018, 02:00

СОЦИАЛЬ ОБЪЕКТЛАР БУЙЛАП

Эш сәфәре кысала­рында безнең районда Башкортстан Респу­бликасы Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов бул­ды һәм берничә соци­аль объектны карады.

Рөстәм Хәбиб улы үз сәфәрен Семилетка авылын­да башлады, анда капиталь ремонттан соң урындагы мәдәният йорты ачылган иде. Объект якынча 100 миллион сумга реконструкцияләнде. Чатырсыман яңатүбә ябылды, фасадяңартылды. Бинаэчендә евроремонт үткәрелгән. Кунак танымаслык булып үзгәргән бина беләнтанышты: китапханә, сәнгать һәм му­зыка мәктәпләренең иркен җылы бүлмәләре,тамаша залы һ.б. Авыл мәдәниятйортыныңхезмәтләндерү зонасынаСемилеткадантыш, Ко- ралачык, Түбән Аташ, Түбән Манчар һәм Таштау авыллары керә, гомуми халык саны 5756 кеше. Киләчәктә ул халыкка күппрофильле характер­дагы хезмәтләр күрсәтергә сәләтле клубтибындагы учреждение була­рак күзаллана: бу - төрле социаль һәм яшь төркемнәренең мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү; авылларда яшәүчеләрнең сәнгати-эстетик, социаль-мәдәни, мәгърифәт үсеше; иҗат белән шегыльләнүөчен шартлар булдыру; халыкның ялын оештыру; иҗади проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыру.

Премьер-министр социаль при­ют - авыр тормыш хәлендә кал­ган балигъ яшьтә булмаганнарга кичектергесез ярдәм күрсәтүче “Гаилә” төньяк-көнбатыш райо­нара үзәге белән кызыксынды. Учреждение эшчәннәре, бала­лар белән сөйләште, аларның занятиеләрендә булды. Приют 4-18 яшьлек балаларга вакытлыча яшәү һәм социаль реабилитация өчен билгеләнгән. Аны ачу “Балигъ булмаганнарның караусызлыгын һәм хокук бозуларын кисәтү си­стемасы нигезләре турында”гы Федераль закон пунктларының берсен гамәлгә ашыру булып тора.

Аннары ул Дүртөйледә Мәдәни­ят сараенда булды. Ул да ре­монт таләп итә. Мәдәният учреждениеләрен яңартуга со­циаль максатлы программалар Фондыннан акча бүлү мәсьәләсе карала.

Шулай ук район һәм балалар поликлиникаларында булды.Алар­ның беренчесендә кадрларҗитми. Чөнки район үзәге шәһәр булып тора, ул старт капиталы сыйфа­тында 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү тәкъдим итеп, белгечләрне авыл җиренә җәлеп итүче “Земский доктор” федераль программа­сына керә алмый. Бу акчаларны нигездә торак сатып алуга яки төзүгә файдаланалар. Шуңа да күпчелек белгечләр Дүртөйле кебек кечкенә шәһәрләрне түгел, бәлки авылларны сайлый. Балалар поли­клиникасы торак йортның ике катын били. Мәйданнарның җитмәве һәм билгеле нормаларга туры килмәве дәвалау-диагностика про­цессын башкаруга, пациентларны уңайлы хезмөтләндерүгә һәм ме­дицина хезмәткәрләренең хезмәт хәвефсезлегентәэминитүгә тишле мөмкинлекләрбирми. Шулуңайдан аерым бинаталәп ителә һәмул якын киләчәктә булачак. Дүртөйледә яңа балалар поликлиникасы “Башкорт­стан Республикасының 100 еллы­гына 100 объект” программасына кертелгән.

Зур кунакның сәфәре аръяк зонада тәмамланды. Венециядәге балаларны савыктыру лагеренда яңа бина төзелүе турында яз­ган идек инде. Премьер-министр шушы объектта да булды. Бина җәйге дип исәпләнә. Шулай бул­са да, аны җылытырга мөмкин - идәннәр, стена һәм түшәмнәр заманча җылыткыч материалдан эшләнгән.Үткәнҗәйдә биредә461 бала ял иткән.








Читайте нас: