Күптән түгел район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин һәм Тумырҗа авыл Советы хакимияте башлыгы Рәфис Фәтхетдинов РФ Президенты Владимир Путин исеменнән Фәүзия Назарованы туган көне белән котлады. Матур бәйрәм: 100 яшь!
Фәүзия Мөхәммәтдин кызы җәмгыятьтәге каршылыклар чигенәҗитеп, революция булып кабынган октябрь вакый-
галарыннан соң дөньяга килгән. Ул 1917 елның 20 декабрендә туган. Аннары илебез тарихының янә бер фаҗигале бите ачыла - гражданнар сугышы башлана. Бик кечкенә чактагы вакыйгаларны, әлбәттә, кеше бик исләми. Ә коллективлашу еллары аның хәтерендә яхшы сакланган.
7-10 яшьләрдә ул өнисе белән үзенең туган авылы Яңа Солтанбәк кырларына йөри. Иген басуларын утауда ярдәмләшә. Чүмәләләрне ындыр табагына, ашлыкны Дүртөйле элеваторына ташыйлар. Билгеле, шул чакта ук кечкенә Фәүзия, хезмәтнең яшәү нигезе булуын аңлаган. Аның фикеренчә, озак яшәүнең әллә ни сере дә юк. Эшсөючән булырга кирәк. Фәүзия Мөхәммәтдин кызының балалары әйтүенчә, ул алар- ны үз үрнәгендә хезмәткә өйрәткән, һәрвакыт эшләре, саулыклары белән кызыксынып торган. Башта үзенең балаларын, аннары оныкларын, ә алар 9, оныкачларын - алары 18. Аның инде оныкачының да баласы бар.
Заманы шундый була: хезмәттә тир түккән өчен әти-әниләре: әтисе Мөхәммәтдин һәм әнисе Шәмсикамал җәфачигә. Хәлле булган өчен аларны ку- лакдиптабалар.бөтенхуҗалыкларыннан мәхрүм итәләр. Булган нәрсәләрен тартып алып, гаиләне урамда калдыралар.
Гаилә башлыгын сөргенгә озаталар.
Фәүзия 1939 елда Тумырҗа авылыннан Гата исемле егеткә кияүгә чыга. Закир улы. Тиздән Гатаны фин сушгышына алалар. Алапаевскида командирлар курсында укый. Сугыштан әйләнеп кайткач, авыл Советы рәисе була. Уллары Рафик дөньяга килә. Ул вакытка инде Бөек Ватан сугышы башлана. Аңа, совет аппараты эшчәне буларак, бронь бирәләр. Тикбашкалар сугышта булганда, тынычлап эшли алмый. Доброволец булып фронтка китә. Киткәндә, алты айлык улын кулына алып, мин кайтуга тәпи китәрсең, каршыга йөгереп чыгарсың, дип сөя һәм баласын әнисенә суза. Командир вазифаларында сугыша. Тик аңа туган якларга өйләнеп кайтырга насыйп булмый. Фронтка киткәннән соң бер ел да 11 ай үтүгә, яу кырында һәлак була.
Улы Рафик Закиров үсеп буй җитә, ул танылган нефтьче. Орден-медальләргә лаек.
Тикаңа кадәр бик күп вакыйгалар була әле. Фәүзия Мөхәммәтдин кызы сугыштан соң биатасы-бианае ы янында яши. Үзенең әтисе, сөргендә сәламәтлеген какшатып, туган авылына кайта. Тиздән ул үлә. Әнисе ялгызы кала. Шул чакта Фәүзияөнисенө булышу өченулы белән әнисе янына кайтырга карар итә.
Еллар үтә. Ир-ат кулыннан башка яшәү авыр була. 1946 елда икенчегә - авылдашы Билал Хәбибнаҗар улына кияүгә чыга. Рафикның энеләре һәм сеңелләре: Рәфис, Рәфил, Рәсимә, Ринат, Рәфүө туа. Билал Назаров белән 56 ел тату гомер кичерәләр.
Фәүзия апа ире Билал Назаров белән гомер буена колхозда эшли. Әнисен карый.
Бүген ул балаларының һәм оныкларының уңышларына шатланып яши. Ә алары әниләренә сөенеп туймый. Улы Рәфис уголовный розыскта, Рәфил - бораулау эшләре идарәсендә, Рәсимә - халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүсистемасында,Ринат-колхозда (кызганыч ка каршы, ул инде араларында юк), Рәфүә - “Башинформсвязь” да хезмәт салган.
Әти-әнисен раскулачивать итүгә, яшьлеген сугыш көйдерүгә карамастан, дөньяда гаделлек өстенлек итәчәгенә ышанычын югалтмый Фәүзия әби. Президент хатында язылганча, аның гомере яшь буынга үрнәк булып тора. Йөз яшьлек юбилеен билгеләгән көндә Фәүзия әби Назарова үз заманындагы кешелек кыйммәтләренә, азатлыкка, изгелеккә, матурлыкка һәм гаделлеккә дан җырлаучы берничә җырны да җырлап ишеттерде.