Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2017, 02:00

БЕЗГӘ БӘЙРӘМ КИЛӘ

Яңа елның төп бизәге һәм шәһәр күрке купшы чыршы барлык дүртөйлеләрне сөендереп,утларын кабызды.

Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен шәһәрнең үзәк мәйданында Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар зур бәйрәм программасы оештырды. Анда бизәлгән чаналарга утырып серле Кыш Бабай һөм Карсылу да килде, бу исә балаларда чын-чыннан куаныч уятты.
Әкият геройлары һәм шамакайлар белән бергәләп балаларҗырлады, әйлән-бәйлән уйнады, аннары барысы бергә чыршыдагы утларны кабызды.
Хәзер исә матур чыршыкай Яңа ел алды һәм бәйрәм көннәрендә шәһәрдә яшәүчеләрне һөм кунакларны сөендереп торачак. Мәйдандагы башка чыршылар да Яңа елны бәйрәмчә бизәлеп каршы ала.


Читайте нас: