Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2017, 02:00

Яңа елга - бергә!

2017 ел тәмамланып килә. Аның йомгакларына инде Яңа елда бәя бирербез. Ел дәвамында безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, гәзит укучыларыбыз. Безгә ышануыгыз, элемтәдә торуыгыз, киңәшләрегез һәм кисәтүләрегез, хатларыгыз һәм шалтыратуларыгыз өчен рәхмәтлебеҙ. Гәзит алдыручыларыбызның һәркайсы - безнең иң яхшы дустыбыз.
2018 елга гәзиткә яздыру кампаниясе дә тәмамлана. Аның йомгаклары, якынча булса да, бар инде. Яңа елга без иске, изге дусларыбыз белән керәбез, һәм бу бик яхшы. Ярдәмнәре өчен, активлык һәм безгә ышаныч күрсәтүләре өчен "ДүртөйлеВодоканал" МУП, "Коммунальник" МУП, "Агыйдел-сервис" җитештерү-сәүдә фирмасы җитәкчелегенә, "Таргин Логистика" җәмгыяте профсоюзына, Семилетка авылы ПУЖКХ МУП, район мәгариф идарәсенә, Башкорт-

стан каравыл отряды Уфа бүлеге Дүртөйле бүлекчәсенә, "Игенче", "Уңыш", Киров исемендәге, "Чишмә" һәм районның башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Читайте нас: