Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2017, 02:00

КАРАРЛАР КАБУЛ ИТЕЛДЕ

Дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы унсигезенче уты­рышы булды, анда депутатлар түбәндәге мәсьәләләрне карады: муниципаль районның 2018 елга һәм 2019-2020 еллардагы перспек­тивага социаль-икътисади үсеш прогнозын раслау; 2018 елда Башкортстан Республикасы Башлыгының БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай­га Юлламасының топ положениеләрен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын раслау турын­да; муниципаль район хакимияте башлыгының Инвестицион юлламасы турында; муници­паль районның 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллардагы план чорына бюджеты турында; муниципаль районда алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителмәгән кайбер оешма­лар һәм объектларга чиктәш территорияләрнең чикләрен билгеләү турында; 2017 елга район бюджетын аныклау турында.
Районның 2018 елга һәм 2019-2020 еллардагы перспек­тивага социаль-икътисади үсеш прогнозы, 2018 елда Баш­кортстан Республикасы Башлыгының БР ДөүлөтҖыелышы - Корылтайга Юлламасының төп положениеләрен гамәлгә ашыру буенча планлаштырылган чаралар һәм муниципаль район хакимияте башлыгының Инвестицион юлламасы белән хакимият башлыгы Ринат Хәйруллин таныштырды.
Ул, елның үткән айлары йомгаклары буенча районның социаль-икътисади үсеше ныклы һәм тотрыклы булуы белән характерлана, дип билгеләде. Алда торган елларда аның икътисадын үстерү локомотивы булып, элеккечә, сәнәгать җитештерүе һәм аграр сектор торачак.
Республика Башлыгы Юлламасына карашын белдереп, докладчы гаиләне яклаутемасына тукталды һәм бу юнәлештә безнең районда нинди чаралар күрелүе, “Бердәм Русия” партиясенең бездә гамәлгә ашырылган "Шәһәр мохите”, “Урындага мәдәният йорты” кебек төрле проектлар, шу­лай ук урындагы инициативаларны хуплау Программасы турында сөйләде.
2018 елга һәм пландагы 2019-2020 елларга район бюджеты белән танышу өчен сүз хакимият башлыгының финанс мәсьәләләре буенчаурынбасары, финанс идарәсе начальнигы С.Мөкъминовка бирелде. Бюджет проекты Советның бюджет һәм ревизия комиссиясе буенча депутат комиссияләрендә, шулай ук ач ык тыңлауларда алдан карал­ган иде. Докладчы түбәндәге саннарны җиткерде: киләсе елга районның берләштерелгән бюджеты 1 миллиард 302 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән, 431 миллион сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр килү көтелә. Барлык мәсьәләләр буенча да карарлар кабул ителде.
Читайте нас: