Энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмен СССРны электрификацияләүнең Дәүләт планын кабул итү турында истәлек буларак билгели башлаган.
Шулай туры килгән, елның иң кыска көнендә бәйрәм итәләр. Бу, һичшиксез, символик әһәмияткә ия:караңгы урында яктырту ихтыяҗы туа.
Электр һәм җылылык челтәрләрепредприятиесендә бәйрәмне ике участокта билгелиләр: электриклар һәм җылылык белән тәэмин итүчеләр. Энергиягә ихтыяҗ елдан ел арта. Ул нерв җепселләре кебек, бөтен җәмгыятьнең яшәү көчен тәэмин итә. Безнең тормышны алардан башка күз алдына да китереп булмый.
Предприятие илнең энергетика сәнәгатеннән алынган электрны кулланучыларга җибәрү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, электр белән тәэмин итүнең тулы бер системасын хеҙмәтләндерә. Быел 2 миллион сумга якын капиталь ремонт эшләнгән. Барлыгы 2 километр озынлыгында чыбыклар яңартылган. Трансформаторларны, шулай ук урам яктырткычларны экономиялерәкләргә алыштырдылар. Электриклар урамнардагы светофорларны да хеҙмәтләндерә. Эшләрнең бер өлеше предприятиенең инвестицион программасы, ягъни үсешнең стратегик планы буенча башкарыла. Билгеле, тендерларны да оталар.
Биредә җылылык энергиясен үзләре эшләп чыгара. Ике участок та үзара аерылгысыз бәйләнгән. Җылылык эшләп чыгару һәм аны кулланучыга бирү өчен электр кирәк. Күп кенә яктыртулы биналар да җылылык энергиясеннән башка тора алмый.