Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2017, 02:00

ЯШЬ ГАИЛӘГӘ ЯРДӘМ

Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин берничә яшь гаиләгә “Башкортстан Республикасының төзелеш комплексын һәм архитектурасын үстерү” дәүләт программасы кысаларында бала тугач (уллыкка алгач) бирелә торган социаль түләү бирү турындагы таныклыклар тапшырды. Аларга Минзилә һәм Илшат Шәриповлар, Гөлнара һәм Фират Муллаяновлар, Гөлнара һәм Руслан Гадиевлар, Регина һәм Артур Шагаповларның бәхетле гаиләләре лаек булды. Тантаналы чарага аларның кайберләре балалары белән килгән иде.


- Безнең гаилә бюджетына булган ярдәмгә бик шатбыз. Бу акчаларны, әлбәттә, ипотека бурычларыбызны түләүгә юнәлтәчәкбез, - диделәр алар бертавыштан. - Мондый дәүләт ярдәменнән тагы да күбрәк яшь гаиләләр файда­лана алсын иде.


Читайте нас: