Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2017, 02:00

ТУГАН ИЛГӘ ТУГРЫ БӨРКЕТЛӘР

Мәдәният сараенда “Ва­танга ант бирәбез” дигән тантаналы чара утте. Анда дүртенче урта мәктәпнең кадет сафларын тулылан­дырган новобранецлар ант бирде.

Нәкъ бүген, илебез Ватан Герой­лары көнен билгеләгәндә, 17 нче тапкыр тантаналы присяга кабул итү уңаеннан бөтен кадет ротасы җыелды.

Әлеге дулкынландыргыч ва­кыйганы барысы да: әти-әниләр, педагоглар һәм, әлбәттә инде, балалар үзләре көтеп алды. При­сяга кабул итү - кадетлар өчен үзенчәлекле, истәлекле көн. Алар кадет исемен лаеклы йөртергә, мәктәп уставын, командирлар при­казын төгәл үтәргә, мәктәп данына тап төшермәскә, Ватанга тугры хезмәт итәргә вәгъдә биргән көн.

Сәгать ярымга паркетлы зал чын-чыннан церемониаль плац­ка әверелде. Мәктәп дирек­торы Д.Нәбиевның тәбрикләү сүзләреннән соң, кадет ротасы штандарты чыгарылды. Тантана булачак кадетларның тигез мар­шы белән башланды. Барысы да балаларның тигез сафка ба­сып, марш атлауларын дулкын­ланып күзәтте. Район хакимия­те вәкилләре, укытучылар, дин әһелләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән һәм кунаклардан башка, залда әти-әниләр дә күп иде. Алар шун­дый җаваплы һәм дулкынландыр­гыч мизгелдә балаларын хупларга килмичә булдыра алмаган. Хәер, аларның кайсы ныграк дулкынлан­гандыр әле: әти-әниләрме, әллә балалармы?

һәм, ниһаять, кинәт үсеп киткәндәй тоелган балалар иптәшләре алдында ант итте, әти- әниләре һәм остазлары янында

Ватанга һәрвакыт тугры булырга, батырлыктрадици яләрен сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барыр­га, патриотлар һәм Русиянең лае­клы гражданнары булырга вәгъдә бирде. Тәрбия эшләре буенча ди­ректор урынбасары А.Дәүләтова кадетлыкка кабул итү турында при­каз укыганнан соң, кадетлар өч тапкыр “Ура!” белән җавап бирде. 46 егет һәм кыз присяга кабул итте. Әйткәндәй, быелгы уку елында кызлар күбрәк иде.

Бу көн безнең геройларыбызга гына түгел, бәлки 10 өлкән кадет­ка һәм Иванай урта мәктәбенең полиция сыйныфыннан 10 укучы­га да үзенчәлекле булды. Алар илебездәге “Юнармия” хәрби патриотик яшьләр иҗтимагый хәрәкәте сафларына кабул ител­де. Укучыларны район хакимияте башлыгы Р. Хәйруллин котлады һәм юнармияче значокларын тапшыр­ды. “Патриотизм - буыннарның киләчәге төзеләчәк фундамент, һәм безнең армиянең куәте, бөек Русиянең иминлеге, тынычлыгы аларның нинди гражданнар булып үсүенә бәйле”, - дип билгеләде үз чыгышында Ринат Мәсгутьулы.

Хәрби комиссарурынбасары за­пастагы подполковник Альберт Ша- габов яшь кадетларга мөрәҗәгать итеп, аларга уңышлар теләде. Яңа кабул ителгән кадетларны һәм юнармиячеләрне Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе гражданнарны яклау идарәсе начальнигы урынба­сары эчке хезмәт подполковнигы Марат Борханов, имам ахун Рамил хаҗи Исәнбердин котлады. Алар егетләр һәм кызлар бирелгән на­казларны лаеклы үтәр һәм “кадет” дигән горур исемне уку еллары дәвамында намуслы йөртер дигән ышаныч белдерде.

“Сез гүя бөркетләр, укытучы- ларыгыз һәм без - әти-әниләр - сезнең ышанычлы канатларыгыз. Ә никадәр биеккә оча алуыгыз бары тик үзегезгә бәйләнгән. Мәктәбегезнең иң яхшы кадетлары, шәһәребез һәм республикабызның лаеклы гражданнары булыгыз”. Яшь кадетларга әти-әниләр әнә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Җыелуч ы ларның барысының да күңелләре йомшарды. Укытучылар да хисләрен яшермәде. бГ/Ксый- ныфы җитәкчесе Г.Сәхәветдинова: “...бәйрәм мине дә дулкынландыр­ды. Күңелдә - үз укучыларым өчен горурлыкмы? Әйе! Сокланумы? Анысы да бар. Кадетка багышлау балаларның зур тормышка ныклы адымы булып тора, балалар аңаәзерләнде һәм аңа хокуклы булуларын раслады”. 6 нчы сыйныфлар командирлары запастагы подполковник Р.Рәхимҗанов, отставкадагы II ранг капитаны В.Шәйдуллин, кадет сыйныфларында укыган балалардан тормыш авырлыкларына каршы тора алган, көчле шәхесләр үсәчәгенә, аларның вөҗданлылык, әдәплелек һәм Туган илгә чиксез бирелгәнлек рухында тәрбияләнәчөкләренә ышаныч белдерде. Ары таба кадетларныңбарысыда хәрби һөнәр сайламаса да, кадетклассларында уку вакытында алган активтормыш позициясе, социаль тәҗрибә аларның киләчәгендә мөһим роль уйнаячак.

Кадетлар һәм юнармиячеләрнең күзләрендәге очкыннарга караганда, гражданлык тормышында да, хәрби өлкәдә дә
җәмгыятькә файда китерергә мөмкин икәнлеген аңлап була иде. Иңмөһиме-уртак бәхетебез өчен хезмәт итәргә

теләү күңел таләбе булырга тиеш

Рәсимә ГАЛИЕВА.






e>






Читайте нас: