Юлдаш
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2017, 02:00

...ӨСТӘП 150 МЕҢ СУМ

4-10 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенең де­жур частенда терле кырын гамәлләр турында 135 га­риза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 9 ы - крими­наль характерда

✓ Кулына урындык алып, хаты­нына үтерү белән янаган Исмаел авылы кешесенә хәзер җинаять кодексы буенча җавап бирергә туры киләчәк.

✓ Мошенникларның чираттагы корбаны - район үзәгендә яшәүче хатын-кыз. Былтырул “Однокласс­ники” социальчелтәрендәге рекла­ма буенча 2000 сумлык биологик актив өстәмәләр алган булган. Ә күптәнтүгел аныңмобильтелефо- нына шалтыраталар һәм “Внешэко­номбанк” хезмәткәре дип танытып, аңа, имеш, сый фатсыз товар сатып алган өчен 350 000 сум күләмендә компенсация тиеш, дип аңлаталар. Берникадәр вакыттан соң процес­ска янә бер хатын кушыла (ул, имеш. финанс департаменты белгече) һәм югарыда әйтелгән сумманы күчергән өчен 35000 сум, тагы да гомерне страковкалаган өчен 42000 сум акча күчерергә кирәклеген һәм банк счет номерын хәбәр итә. Дүртөйлеле буталәпләрне үти һәм билгесез кешенең счетына 77000 сум акча күчерә. Тик вакыйга моның белән генә тәмамланмаган. Икенче көнне янә шалтыраталар һәм аңа сертификатның 933 000 сумлыгы тиеш булуын әйтәләр, тик андый суммага ул юк, миллионлык кына бар, шуңада67000сум күләмендәге аерманы аңа түләргә кирәк булачак, аннары страховка - 84000 сум, өстәп банк ячейкасына бронь өчен сер­тификат суммасыннан 15%, ягъни 150000 сум. Ялгыш юлга кертелгән ханым янә бөтен шушы сумманы әйтелгән счетка күчерә. Нәтиҗәдә ул мошенникларга барлыгы 384000 сум күчергән. Үз аңына килеп, хәл не аңлагач, ул полициягә гариза яза. Хокук сакчылары кабат һәм кабат кисәтә: түләүсез сыр күсе капканын­ да гына була, тикторганда миллион сумны кем тәкъдим итсен икән.

✓ Чарлак авылында агалы- энеле икәү сугышкан. Хәзер аларның берсенә “Явыз нияттән сәламәтлеккә җиңелчә зыян ки­терү” статьясы буенча җинаять җаваплылыгы яный.

✓ Кыз туганын тукмаган өчен Миңеште авылында яшәүче бер­кайда да эшләмәүче кешегә РФ Җинаять кодексы буенча җавап бирергә туры киләчәк.

✓ 4 декабрьгә каршы төндә шәһәрнең Садовая урамында юл- патруль хезмәте инспекторлары “Шевроле-Нива" маркалы авто­машинаны туктата, аның водите­ле исерек хәлдә була. Өстәвенә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен шул рәвешле бозган өчен ул инде ад­министратив җәзага тартылган булган. Хәзер аңа җинаять эше кузгатылачак.


✓ Район үзәгенең Н.Нәҗми урамында патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре шәһәрдә яшәүче 1992 елгы берәүне тоткарлый. Тикшергәндә аңардан наркотик булуга шик тотылган матдә белән фольгалы төргәк табыла.

✓ Дүртөйледә яшәүче ханым үзенең мобиль телефонын урлаула­ры турында эчке эшләр органнарына гариза язган.

✓ Мәскәү авылыннан балигъ яшьтә булмаган берәүгә шәһәрдә яшәүченең мобиль телефонын ур­лауда шик тотыла.

✓ Иске Баеш авылында яшәүченең банк счетыннан 25000 сум акчасын урлаганнар. Аңа кадәр ул “Мобильный банк” хезмәте ку­шылган мобильтелефонын югалт­кан булган.

✓ Шәһәрдә яшәүче икенче берәүнең банк картасыннан 4350 сум акчасы билгесез юнәлештә юкка чыккан. Бу хәл, гражданин мобиль телефонына “ватсап” һәм “Сбербанк-онлайн” кушымталарын кертергә тырышып, берничә алым ясаганнан соң булган.

✓ Гөбелекөчекавылындаяшәгән 1956елгы кеше үз-үзенә кул салган.

✓ Бу атнада полиция документ­ларында тагы да 12 үлем очрагы теркәлгән.

✓ Югарыда билгеләнгән җиде көндәхокуксакчылары, шул исәптән ЮХХДИ хезмәткәрләре админи­стратив хокук бозулар турында 328 протокол төзегән. Җәмәгать урын­нарында исерек хәлдә күренгән өчен - 28 кеше, шунда ук спиртлы эчемлекләр эчкән өчен - 5, ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәгән өчен - 3 кешегә җәза бирелгән. Язылган штрафларын билгеләнгән вакытта түләмәгән 5 гражданин аны икеләтә күләмдә түләячәк.

Эчкән килеш рульартынаутыр- ган 2 водитель урындагы бюд­жет файдасына билгеле сумма кертәчәк, 12кешегә-хәвефсезлек каешларын эләктермәгән өчен, 29 кешегә - ОСАГО страховка полисы булмаган өчен, 1 кешегә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган.

Район эчке эшләр бүлеге.








Читайте нас: