Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2017, 02:00

ТЕРЕ МАТУРЛЫК

Шәһәрдә шушы Яңа ел алды кеннәрендә кайда эссе җәйгә чу­марга була? Әлбәттә, шәһәр музе­енда - «Тере тропик күбәләкләр» дип аталган бәйләнешле уникаль күргәзмәгә баргач.

Иң яхшысы гаилә белән килү - ул чагын­да, мәсәлән, лепелдәп торган нәзакәтле тропик сылуының нәкъ сезне сайлавы һәм иңбашыгызга яки кулыгызга кунуы яисә кай- бердиңгезаръягы кунаклары канатларының өске һәм аскы ягында төрле сурәтләр булуы турында тәэссоратлар белән уртаклашырга мөмкин. Ә балалар исә үзучыннанда зуррак күбәләк кулларына килеп кунгач, һичшиксез, соклану кичерәчәк.

Кайсыбер күбәләкләр турында риваятьләр йөри.һәрбертөрнеңүзенә хас индивидуаль, кайвакыт шаккатыра торган чалымнары бар.

Алар кешеләр белән курыкмыйча бәйләнешкә керә, кул, иңбаш буйлап йөри яки тыныч кына утыра.

Күбәләк гомере - озын түгел - берничә сәгатьтән башлап, берничә айга кадәр, шуңа күрә экспозиция даими яңартыла. Күргәзмәгә килүчеләрнең гаҗәеп мета­морфоза - курчакның күбәләккә әверелү күренешен күзәтү мөмкинлеге булачак. Махсус камерада - инсектарияда, яктылыкка һәм җылылыкка коенып, күбәләкләр тышка чыга һәм тәүге тапкыр канат кага. Кузылар турыдан-туры күргәзмә залында урнаш кан. Канатлы сылукайлар өшемәсен өчен тропик климат булдырылган.

Әлеге, чыннан да, тиз уалучан матурлык күргәзмә кунакларына үз җылысын һәм би­хисап уңай тәэссоратлар бүләк итә.

Күргәзмә 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.





Читайте нас: