Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2017, 02:00

САУЛЫГЫМНЫ НЫГЫТТЫМ

“Юлдаш” гәзите аша район үзәк дәваханәсеII хирургия бүлеге коллективына рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Күптән түгел мин анда сәламәтлегемне ны­гыттым. Анда эшләүчеләр ба­рысы да - табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар - мәрхәмәтле, ярдәмчел, изгелек­ле кешеләр.

Дәваханәдә пациентларга вакытында дарулар бирәләр, табиб күрсәтмәләрен башкаралар, бүлек яңа медицина корылмалары белән җиһазланган.

Табиб Илдар Хәлит улы Закирҗановка. процедуралар шәфкать туташы Динә Мәснәви кызы Зариповага, палата шәфкать туташлары Руфина Исламовага, Гүзәл Фәттаховага, Гүзәл Төхвәтуллинага, Лилия Әхмәдиевага, Алина Сәлимгәрәевага, шәфкать туташы РалинаШәмсетдиновага, санитаркалар Эльза, Зөлфирә, Миләүшә, Ольга, Натальяга ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Барысынадасәламәтлек, озын гомер телим!


Б.ВАЛИШИН, Бөек Ватан сугышы ветераны, Бәйгелде авылы.

Читайте нас: