Юлдаш
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2017, 02:00

ЭШЛӘҮЧЕ ӘНИЛӘР ӨЧЕН

Уфа шәһәренең «Башкортстан» дәүләт концерт залында Аналар кененә багыш­ланган Республика бәйрәм чарасы бул­ды. Анда катнашу өчен Башкортстанның барлык тебәкләреннән актив җәмәгать эшчәнлеген балалар тәрбияләү белән уңышлы аралаштырып алып барган биш йездән артык хатын-кыз җыелды. Тантаналы чара кысаларында шулай ук «Эшләүче әниләр ечен иң яхшы пред­приятие» VIII республика бәйгесендә җиңучеләргә дипломнар тапшырылды.

Башкортстанда 2010 елдан башлап үткә­релгән әлеге конкурс эшләүче хатын-кыз - әниләрне социаль-икътисади яклауны көчәй­түгә, аларның һөнәри һәм гаилә бурычларын нәтиҗәле һәм оптималь аралаштыру өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән.

Иске Баеш картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернат «Социаль өлкә предприятие­се» номинациясендә өченче урын алды.





Читайте нас: