Юлдаш
-4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2017, 02:00

СОЧИГА ЮЛЛАМА

Уфадагы Конгресс-холлда эшче яшьләр арасында шаяннар, тапкырлар клубы Кубогы узды. Анда Иске Баеш картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатның «ДюртюЛеди» командасы катнашты. Үз уены өчен ул БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан бүләк

- быел тәүге тапкыр Сочига, шаяннар, тапкырлар клубы командаларының Халыкара фестиваленә юллама алды.
- Бәйге турында мәгълүматны без БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында күрдек. Үзебезне ни өчен сынап карамаска әле, дип уйладык. Заявка бирдек. Әзерләнә башладык, - дип сөйли директор Эльза Шәйхетдинова. - Уенның темасы хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү иде. Барлык командалар, ә алар республиканыңтөрле предприятиеләре һәм оешмаларыннан 13 иде, бик яхшы әзерлек күрсәтте. Безгә хәтта шундый көчле ярышташлар белән чыгыш ясау бераз куркыныч та булды. КВН - ул кыйммәтле уен: кием тегү, реквизитлар, барып кайту, һәм шул уквакытта- менә дигән тәҗрибә, ә инде бихисап яңа дуслар турында сөйләп тә торасы юк, һәм, әлбәттә, Сочи фестиваленә юллама сыйфатында шундый югары бәһаалуыбызга чиксез шатбыз - безхәттааныңтурындахыялланырга да курка идек!
«АЛГА» командасы («Башнефть-Добыча»җәмгыяте) Гран-при иясе булды.


Читайте нас: