Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2017, 02:00

ДҮРТӨЙЛЕЛӘР БЕЛӘН ОЧРАШУ

Шушы көннәрдә Дүртөйле районында Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округын­дагы Вәкаләтле вәкиле аппаратының Башкорт- стан Республикасы буенча баш федераль инс-пекторы Михаил Закомалдин эш сәфәре белән булып китте.

Михаил Иванович шәһәрдә ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калганнарга, шулай ук гражданнарны аварияхәлендәге торак фондыннан күчерүнең адреслы программасы кысала­рында бирелгән Ленин урамын­дагы 13 санлы йортта яшәүчеләр белән очрашты, фатирларны ка­рады, кешеләр белән сөйләште.

Аннары 1-Май урамындагы, “2017 елга заманча шәһәр мо- хите булдыру” федераль про­грамманы гамәлгә ашыру кы­саларында төзекләндерелгән күпфатирлы сигез йортның йорт алды территориясендә булды. Аларда тротуарларны киңәйтү, автомобильләр өчен тукталу урыны булдыру, урам яктырт­кычларны яңарту буенча эшләр тәмамланган, барлык эшләр дә йортларда яшәүчеләрнең фике­рен исәпкә алып башкарылган. Гомумән алганда, йорт алларында һәм шәһәрнең җәмәгать урынна­рында әлеге проект кысаларын­да башкарылган ремонт уңай тәэссоратлар калдырды.

Баш федераль инспекторның игътибарын җәлеп иткән икенче объект - район үзәк дәваханәсе булды. Михаил Ива­нович табибларның эше белән танышты, кабинетларны кара­ды. Район дәваханәсенең һәм бүген эшләп килгән балалар поликлиникасының эш күләме зур булуын исәпкә алып, шәһәрдә яңа балалар поликлиникасы төзүнең мөһимлеге билгеләнде.

Иванай урта мәктәбендә тир, спорт залы һәм башка бүлмәләрне карау һәм полиция сыйныфы укучылары, дүртенче урта мәктәп кадетлары, юнармеецлар - эзләнү отрядлары округ проектларында катнашучылар белән очрашу рай - он буенча сәфәрнең йомгаклау этабы булды.

“Батырлык дәресе”ндә уку­чылар алдында район хакими­яте башлыгы Ринат Хәйруллин, “Яшь гвардия” эзләнү отряды җитәкчесе Зирәк Кутушев, икенче лицейдан тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Мансур


Кашапов, юнармеец, дүртенче урта мәктәпнең кадет сыйныфы укучысы Руслан Касыймов чыгыш ясады. Мәктәп ихатасында кадет­лар карабиннар белән күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итте.

Дүртөйлеләр белән очрашуны тәмамлап, Михаил Закомалдин шәһәр һәм район буенча бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч про­грамма, халык һәм укучылар, туган якның, туган Башкортстанның һәм бөек Русиянең чын патриотлары белән матур очрашулар оеш­тырган өчен район хакимиятенә рәхмәт белдерде.

БР буенча баш федераль инспекторны район хакимияте башлыгы, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре озатып йөрде.



Читайте нас: