Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2017, 02:00

НӘТИҖӘЛЕ ЭШ

Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте урындагы оешмасының еллык отчет конференциясе бул­ды.

Эшләнгән эш белән урындагы оешма рәисе Марат Сәлимов чыгыш ясады.
Ул, күрү буенча инвалидлар отчет чорында 21 техник ре­абилитация чарасы, флешкарталарда сөйләүче китаплар, электрон видеоувеличитель, сөйләүче медицина тонометры алды, дип билгеләде, Еракавылларда яшәүче, күрү буенча инвалид булган ялгыз өлкән яшьтәгеләргә техник реаби­литация чаралары илтеп, шәхсән кулларына тапшырылды, Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте әгъзасы, күрубуенчаберенче группа инвалидның өенә газ кертү мәсьәләсе хәл ителде. Оешма инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне ачыклау һәм аларга анкеталар үткәрү эше алып бара.
Урындагы оешма үз әгъзаларының шәһәр һәм районның җәмәгать тормышында - иҗади һәм спорт чараларында - актив катнашуын хуплый. Күрү буенча инвалидларны сәнгати-эстетик чаралар белән реабилитацияләү буенча эшләр башкарыла. Үзәк район һәм шәһәр китапханәләре белән берлектә эш алып барыла.
Оешма әгъзасы Рафаэль Хафизов шигърият осталыгы буенча “Илһам” республика конкурсында катнашкан һәм “автор-башкаручы” номинациясендә икенче урын алган.
Марат Сәлимов шулай ук, оешмага күп мөрәҗәгатьләр килүен әйтте. Шул исәптән, матди ярдәм күрсәтү, социаль хезмәтләндерү, тифлосредстволар бүлү, эшкә урнашу, льготалар һ.б. турында.


Шулай укотчетчорындагы эш нәтиҗәләре белән контроль- ревизия комиссиясе рәисе Зәйтүнә Гатауллина таныштырды.



Читайте нас: