Узган сишәмбедә хакимиятнең кече залында, газ корылмаларыннан файдаланганда янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе буенча, хакимият башлыгының төзелеш, транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Эдуард Каһарманов җитәкчелегендә киңәшмә булды.
Көндәлек тормышта газ - югары хәвеф чыганагы. Узган ел, мисал өчен, Татарстанда, Алтайда, Краснодар краенда, Белорет шәһәрендә, көнкүреш газы шартлау сәбәпле, кеше корбаннары белән трагедияләр булды. Күптән түгел Ижевск шәһәрендә көнкүреш газы шартлаудан күпфатирлы йорт җимерелгәндә 5 кеше һәлак булды.
Күпфатирлы һәм шәхси йортларда газ корыл мал арын хәвефсез куллану буенча халык арасында эш алып бару турында «Газпром газораспределение Уфа»җәмгыяте белгече сөйләде. Предприятиетарафыннан, барыннан да бигрәк, елына ике тапкыр - март һәм октябрь айларында шушы мәсьәлә буенча айлык үткәрелә. Аның барышында белем бирүучреждениел әрендә мәктәп укучылары белән әңгәмәләр, төрле конкурслар, имин булмаган гаиләләрдә газ корылмаларын тикшерү үткәрелә. Ачыклануынча, кемнең
өендә газ җиһазлары бар, аннан файдалану срогына карамыйча, техникхезмәтләндерү барысы өчендә мәҗбүри булачак. Предприятие беләнтехникхезмәтләндерүгә килешү төзергә теләмәүчеләргә штраф санкцияләре каралган.
Хәвеф төркеменә кергән, ягъни инвалидлар, өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар, шулай укимин булмаган гаиләләр яшәүче йортларда газ корылмаларын тикшерү буенча рейдлар мәсьәләсенә башка докладясаучылар: шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Ришат Вәлиев, «Шәһәр торак идарәсе» идарәче компаниясе җитәкчесе Рөстәм Фатыйхов һәм янгын сүндерүчасте начальнигы Руслан Мусин игътибар бүлде. Баш янгын сүндерүче узган айларда районда булган янгыннар структурасы турында сөйләде, шул вакытта шартлау яки газчыгу сәбәпле, янып китүләр булмады дип билгеләде. Ул янгын сүндерү расчетларының, газ мичләрендә ризык көю сәбәпле, еш кына фаҗига урынына баруын ассызыклады, мондый очракларда, даими режимда эшләргә тиеш булганнарыннантыш, газ җиһазларын кабынган килеш калдырган гражданнарга штраф салыначак.
Утырышта сүз халык белән профилактик эш, шул исәптән газ корылмаларын хәвефсез куллану буенча памяткалар тарату турында да барды. Чарага җыелучылар күпфатирлы йортларда вентиляция шахталарын тазарту турында да әйтте.