Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2017, 02:00

«МОДА ЛАБИРИНТЛАРЫ»

- нәкъ шундый исем астында со¬циаль приют базасында балалар модасы фестивале үтте. Ул Ана¬лар көненә багышланды. Чара район хатын-кызлар советының актив ярдәме белән оештырылды.

Бәйрәмдә Илеш районы делегациясе иң күпсанлысы булды, Калтасы һәм Чакма- гыш авылларындагы социаль приютларда тәрбияләнүчеләр дә үз коллекцияләрен алып килгән иде.
Конкурсның үзенчәлеге, матурлыгы шун­да: аның шартлары буенча, күрсәтүдә бары тик традицион булмаган материаллардан костюмнар гына катнаша. Шуңа да иҗат өчен мөмкинлекләр чиксез булды, модельерлар һәм идеяләрне тормышка ашыручылар ролендә балалар да, тәрбиячеләр һәм педагог-белгечләр дә чыгыш ясады.
Фестивальне калтасылар ачты. Алар “Кру- че всех” дигән чагу, кыю коллекция күрсәтте: фантиклардан җәйге күлмәк, әкияти кичке костюм, аның шлейфы йомшак уенчылар белән бизәлгән, органза һәм вуальдән очып торган күлмәк.
Илеш районы делегациясе иң кечкенәләр өчен “Матрешки” коллекциясе белән сөендерде,Золушка һәм Принцобразларын тудыруга салган түземлеге белән сокландыр­ды, “Леди-Ночь”, “Голубая ночь” һәм “Яго- да-малина” модельләре дә эффектлы иде. Кунаклар әйтүенчә, фестивальгә әзерләнү аларны бик илһамландырган һәм аларның ары таба тагы да катлаулырак модельләр эшләргә теләкләре зур.
Чакмагыштан килгән кунаклар жюри хөкеменә “В гостях у сказки”, “Цветы” һәм “Аксессуары” коллекцияләрентәкъдим итте. Кызларга юбка бик матур иде, аны тегүгә ике... зонтик киткән, ә аяк киемнәре кабын­нан менә дигән сумкалар, чемоданнар һәм кәрзиннәр эшләргә мөмкин икән.

Хуҗалар “Забытое кино” коллекциясе әзерләгәниде.Аныңавторы-производствога өйрәтү мастеры Раушания Шарафутдинова, музыка җитәкчесе Розалия Фаразетдинова чыгышны сәнгать номерына әверелдергән. Коллекцияне биш кыз тәкъдим итте, һәр модельне әзерләүгә күпме кассета плен­касы киткәндер, уйлавы да куркыныч хәтта. Коллекциянең кыйммәте шунда - ул тулы- сынча кулдан башкарылган.
Күрсәтмәләр арасында шигырьләр яңгырады, приютта тәрбияләнүчеләрнең “Домисольки” триосы татар һәм мари телләрендә җырлар башкарды. Ә флэш- моблар катнашучыларны да, тамашачыларны да дәртләндерде.
- Безнең приют бүлегенең кыюлыгы ту­рында әйтәсем килә, үзеңдә шундый җитди чара үткәрү - ул зур җаваплылык һәм олы эш, - дип сөйли балалар сәнгать мәктәбе ди­ректоры Гүзәл Ситдикова. - Коллекцияләргә килгәндә, шунда ук педагогларның осталык дәрәҗәсе күзгә ташлана. Җитәкчеләр заман- чатенденци яләрнеөйрәнгән-түбәнәйтелгән бил, кыскартылган җиң, төсләрнең актуаль кушылмасы, мәсәлән, аксыл көрән белән кызылның. Материал яңара: кәгазь һәм гәзитләргә алмашка флизелин һ.б. килә. Балалар да елдан-ел подиум буйлап кыюрак атлый, күзләре тамашачылар белән аралаша - бу гади эш түгел.
“Аксессуары и дополнения” номинациясендә Чакмагыш районы социаль приюты җиңүчебулды,икенчеурын- Калтасы, өченчеурын Илеш районнарында. “Костюм” номинациясендә дүртөйлеләр җиңде, икенче урын - илешләрдә, чакмагышлар - өченче.
Приютта тәрбияләнүчеләр һәм кунаклар бәйрәм өстәле артында күңелле аралашты, ә чара Горшков исемендәге Яшьләр үзәге кинозалында балалар өчен матур фильм карау белән тәмамланды.
Читайте нас: