Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2017, 02:00

ДӘҮЛӘТ РУХЫ - АНЫҢ СИМВОЛЛАРЫНДА

Шәһәр мәдәният сараенда Русия Федерациясе Прези­денты каршындагы Гераль­дика Советында таныкла­маларны теркәү көненә 10 ел тулуга һәм Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә рәсми сим­волларны тантаналы рәвештә тапшыру церемониясенә багышланган тантаналы чара узды.

Шәһәр мәктәпләренең өлкән сый­ныф укучылары, күппрофильле кол­ледж студентлары, җәмәгатьчелек вәкилләре чара кунаклары булды. Паркет залында Русия Федерациясе субъектлары, Башкортстан Респу­бликасы шәһәрләре һәм районнары дәүләт символлары күргәзмәсе оеш­тырылды. Аны оештыручылар - «Баш­кортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе, «Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясе яклавындагы «Символика» җәмгыяте.

Район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин чарага җыелучыларны әлеге дата белән котлады һәм муни­ципаль берәмлекнең төп элементлары, аларның урнашуы һәм символик мәгънәсе турында сөйләде.

Район Советы секретаре Рамил Ваһапов БР Дәүләт символикасы ту­рындагы законга җентекле тукталды. - Акция, республиканың барлык шәһәрләрен колач­лап, октябрьдә старт алды һәм декабрьдә тәмамланачак, - диде «Символика» җәмгыяте директоры Вил Гайнет- динов. - БР символлары Берләшкән милләтләр оешмасында эксперти­за үткән вакытта безгә экспертларның шундый сүзләрен тапшырдылар: «Сез - үз символикасын­да хәрби, сугышчан сим­воллар күрсәтелмәгән бердәнбер дәүләт».

Дүртөйле районы гербы һәм флагы муниципаль район Советы карары белән расланган һәм 2007 елның 10 апрелендә БР Президенты каршындагы Дәүләт символикасы буенча комиссиядә, шуннан соң РФ Президенты каршын­дагы Геральдика Советында рәсми рәвештә теркәлгән. Идея авторы һәм сәнгати башкаручысы - Фәрит Зиннур улы Галләмов.

Район гербы композициясе нигезен­дә төбәкнең барлыкка килү тарихы, икътисади һәм тарихи үсеше, аның табигый шартлары үзенчәлекләре һәм эшчәнлегенең төп профиле чагылды- рылган.

Район флагы - яклары 2:3 зурлыгында булган яшел төстәге, ту­рыпочмаклы тукыма, герб композициясенең яшел, сары, зәңгәр, кара һәм ак төсләрдәге күчермәсе ул.
Читайте нас: