Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь 2017, 02:00

ГАИЛӘДӘ ЮБИЛЕЙ

Якты, пөхтә бүлмәләр,тәрәзә төпләрендә гөлләр шау чәчәктә утыра. - Балакайла­ рым минем, сөендердегез! - дип кочаклап алды безне йор­ты кебек яп-якты йөзле, тәбәнәк буйлы әбекәй. Мәскәү авы­лыннан Наилә Сәхибгәрәй кызы Йосыпова бүген юбилеен бил­гели - районда озын гомерлеләр исәбе тагын бергә артты.
Үзенең туксан яшен Наилә Сәхибгәрәй кызы зур гаиләсе белән каршы ала - дүрт баласы, сигез оныгы һәм унике оныкчыгы бар аның.
Ак әбине котларга район хакими­яте башлыгы Ринат Хәйруллин, шулай ук авыл биләмәсе башлы­гы Динар Хөснетдинов һәм авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Флит Мостафин да килгән.
Безнең әни булдыра инде ул, - дип сөйли олы кызы Сәхия. - һәрвакыт бар нәрсәдә беренче булды, бүген дә кы- зыксынучан, яңалыкларны белеп тора, үзе өстендә эшли, тормышта алга бара, нәрсәгәдер ирешә, нәрсәгәдер омтыла. Ул безнең төп киңәшчебез, ярдәмчебез. Әтиебез Мирсәет Бәхетгәрәй улы белән җитмеш елга якын бергә матур итеп яшәделәр. Әниебез һәрчак кыю булды әтидән яхшы энергия ташып тора иде, кешеләр аңа тартылды. Әти-әниебез бер- берсен тулыландырып, аңлашып яшәде.

Наилә Сәхибгәрәй кызы Иске Яндыз авылында гаиләдә тугызынчы, төпчек бала булып дөньяга килә. ..... Бригадир Мирсәет тиздән мине икенче эшкә җибәрде: мин эшләүчеләргә ашарга пешердем. Аннары мине үзенә ярдәмче итеп алды. Тиздән өйләнештек. Беркайчан да читтән бәхет эзләмәдек, аны гаиләдә, хезмәттә таптык.
Гаилә һәрчак өлгеле була, биш бала үстерәләр, барысына да югары белем бирәләр.
Тормыш иптәше белән алар гөлләр үстерергә ярата. Наилә әби аларның бөтен серен белә, үз чиратында алар аны ел әйләнәсенә чәчәктә утырып сөендерә. Хатирәләрен Наилә Сәхибгәрәй кызы үзе язган шигырь юлларына сала. Шагыйрь теле булмаса да, күңел түреннән чыккан юллар, алар берничә дәфтәргә тупланган:
Ишек алдым, өй буйларым Шау чәчәкләрдән тулган.

Безнең үткән юлларыбыз Шул чәчәкләрдән булган.

Хәләл парым, сиңа дәшәм, Ишетмәсәң дә минем сүземне.

Син яраткан, мин үстергән

чәчкәләрнең арасында Йөртәсе иде дә бит үзеңне.

Син яраткан чәчкәләрне һаман үстерәм әле.

Мин аларны сиңа охшатам Минем дөньямның яме.
Читайте нас: