Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2017, 02:00

КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС

“Бердәм Русия” Ботенрусия сәяси партиясе инициатива­сы буенча быел башланган “Заманча шәһәр мохите фор­малаштыру” өстенлекле про­ектын гамәлгә ашыру шәһәр территориясен комплекс­лы үстерүгә, йорт алларын төзекләндерүгә, күмәкләп ял итү өчен уңайлы урыннар, иҗтимагый территорияләр булдыруга юнәлдерелгән.
Бу мәсьәләләрне хәл итүдә төп роль проектны гамәлгә ашыруның ахыргы планына кертелгән объектлар исемле­ге турында карар кабул иткән гражданнарга бирелә.
Агымдагы елда проектта шәһәр биләмәсе катнашты. Финанслау күләме 19770,807 мең сум тәшкил итте, шул исәптән федераль бюджеттан - 15219,429 мең сум, республика бюджетыннан - 3117,233 меңсум, кызыксынучы яклардан - 1434,145 мең сум.
Без элегрәк язганча, эшләр түбәндәге объектларда башкарылды: “БР Дүртөйле шәһәре, 1 -Май урамындагы 1 санлы йорт буенча күпфатирлы йортларның ихата территорияләрен яктыртуны тәэмин итү һәм йорт алды юлларын ремонтлау”, “БР Дүртөйле шәһәре, 1-Май ур., 10, Юа, 11, 12, 13а, 14, 15, 16 санлы күпфатирлы йортларның ихата территорияләрен як­тыртуны тәэмин итү һәм йорт алды юл­ларын ремонтлау”, “БРДүртөйлешәһәре А.Матросов ис. паркны төзекләндерү (1 этап)”.
һәм шушы көннәрдә 2017елда програм­маны реализацияләү (эшләнгән барлык эшләрне кабул итү) йомгаклары буенча күчмә утырыш булып үтте. А.Матросов ис. паркта заказчының, подрядчының вәкилләре һәм башка кызыксынучы яклар җыелды. Эшләнгән эшләрне тикшергәндә аерым кимчелекләр күрсәтелмәде, шуңа да программаны тәмамланган дип исәпләргә карар ителде.

Әмма өстенлекле проект 2017 ел белән генә тәмамланмый. Ул 2022 елга кадәр исәпләнгән. Паркны төзекләндерү буенча эшләр, федераль һәм республика бюдже­тыннан акчаларның фактик күчүеннән чы­гып, берничә этапка бүленгән. Программа кысаларында беренче этапта парктерри- тори ясен төзекләндерү буенча түбәндәге эшләр башкарылган: иске агачларны кисеп, төпләү, мәйданнарны тигезләү, автомобиль тукталышына, тротуарларга, юл ларга асфальт җәю, клумбалар эшләү.
- Әмма парк киләчәктә дә төзек­ләндерүне таләп итә, - дип сөйли торак контроле секторы мөдире Гөлназ Нурга­лиева. - Аны оештыруның берничә кон­цепциясе бар, шул арның берсе- балалар автошәһәрчеге, үсмерләр һәм яшьләр өчен мәйданчык, өлкән яшьтәге кешеләр өчен тыныч ял зонасы. Төгәлрәк әйтсәк, парктүбәндәге эшләрнең дәвамын таләп итә: яшелләндерү, эскәмияләр, урналар урнаштыру, балалар өчен уен, спорт мәйданчыклары, су агу улаклары эшләү, кече архитектура корылмалары булдыру, территорияне әйләндереп алу, сәхнә ясау, тротуарларга, юлларга, мәйданчыкларга асфальт җәю, электр, су белән тәэмин итү, су җибәрү челтәрләре үткәрү.
Җәмәгать тикшерүе нәтиҗәләрен исәпкә алып, хакимият2018-2022 елларга программа раслый. Шулай ук җәмәгать комиссиясе әгъзалары белән фикер алышуларны исәпкә алып, җәмәгать территориясен (А.Матросов ис. парк) төзекләндерүнең дизайн-проектын рас­ларга кирәк.
Шулай булса да, бүген үк инде парк нигездә җәяүлеләр һәм чаңгыда, ролик­ларда, тимераякларда йөрүчеләр һ.б өчен ачык.








Читайте нас: