Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2017, 02:00

СОЦИАЛЬ БӘЛАЛӘРНЕ ҖИҢЕП БУЛАМЫ?

Район хакимияте башлыгы каршында­гы Җәмәгать советы әгъзалары халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын өйрәнде.

~ Беренчекарашка, мәсьәлә гади түгел. Безнең бурыч, шушы эш белән шөгыльләнүче учреждениеләрнең эшчәнлеген яхшырту буенча рекомендацияләр эшләү, -дип билгеләде чираттагы утырыш­ны ачып, совет рәисе Таһир Якупов, - Социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсе бездә күп кы рлы һәм күппрофильле.
Өстәп шуны әйтик, бу үзенчәлекле өлкә. Анда, бер­кайда булмаганча, форма­лизмга, каты күңеллелеккә урын юк. Әйтик, урында яткан, өлкән яшьтәге, хәлсез, физик яктан, ә кайчак акыл ягыннан да зәг ыйфь булган кешеләрне хеҙмәтләндерергә һәркем дә риза булмаячак.
Гөлшат Тимашева, со­циаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры:
- Социаль хезмәтләрнең төрле формасы бар: стационар, ярымстационар, өйдә ярдәм күрсәтү һ.б. Алар барысы да эшләүнең төрле алымнарын таләп итә. Мисалга, бала­лар йорты эшчәнлеге авыр тормыш хәлендә калган (иң элек, зурлар гаебе белән) ба­лалар өчен социаль приют функцияләреннән кискен ае­рыла. Әлбәттә, анда да, монда да бурыч бер - җәмгыятьнең лаеклы вәкилләрентөрбияләү.
Фәрит Карманов, совет әгъзасы, хокук саклау ор­ганнары ветераны:
- Без Иске Баештагы карт­лар һәм и нвалидлар өчен йорт- интернатта булдык. Дөресен әйтәм, учреждение бусагадан ук чисталык һәм тәртип белән балкып тора, персонал һәр клиентны, аның авыр якла­рын, ихтыяҗларын белә. Без күпләре белән аралаштык. Биредә чыннан да үз эшенә бирелгән кешеләр эшли дигән фикердә калдык. Пациентлар арасында анкета сораула­рына аноним җаваплар алу үткәрдек.Җавап бирүчеләрнең фикерләрен өйрәнгәндә яхшы картина күзаллана. Шартлар белән дә, персоналның эше белән һәркем канәгать кебек...
Ришат Бакиров, совет әгъзасы:
- Шул ук вакытта без бер үзенчәлеккә игътибар иттек: сорауларга җавап биргәндә капма-каршы җаваплар булды. Мисалга, бер үк респондент, хезмәтлөндерүнең сыйфаты турындагы сорауга җавап би­реп, “отлично” билгесе куя, ө алдагы графада, янәсе, бул­ган җитешсезлекләрне санап китә, ә алар үзләре үк биргән югары билгене кире кага. Алай булырга тиеш түгелдер, мөгаен. Ике кеше, учреждение территориясеннән ирекле чы­гарга рөхсәт булмавы турында әйтте. Рөхсәт итү дә ярамый - режим. Без исә, ялгызларны иҗтимагый-файдалы хезмәткә җәлеп итү вариантын тәкъдим иттек. Булдыра алырлык, алар өчен авыр булмаган хәзмәткә

Тулырак мәглумат 131 санда...

Хәмит НӘБИЕВ.


Читайте нас: