Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2017, 02:00

ТОРМЫШ МӘГЪНӘСЕ

- Мондый матурлыкка сокланмый мөмкин түгел, - энергияле Зарема Гыйззәтуллина барысын да чигү әйберләре куелган күргәзмәне читләп үтмәскә чакыра, - карагыз әле, бу бит кулдан эшләнгән могҗиза! Башкача әйтеп тә булмый.

Чын сәнгать әсәр­ләрен янә бер, игътибар беләнрәк, карарга туры килде. Күргәннәр, чыннан да, таң калдыра. Менә бит, кеше куллары нәрсә генә эшләми!

- Ул әле бик оста бәйли дә, - дип дәвам итте Зарема Гыйният кызы. - Мисалга, менә миндәге шарф. Искиткеч! Бу безнең Валентина тудырган могҗиза.

Ул - Валентина Ситникова - читтәрәк басып тора, мондый игътибардан бераз югалып калган кебек.

- Гомумән алганда, мин иҗади кеше түгел. Гомерем буена нефть сәнәгатендә эшләдем. Ә бу - мавыгу гына. Күңел өчен, - дип ур­таклашты куелган экспонатларның хуҗасы,

Менәсиңамә, иҗади кеше түгел! Валенти­на Васильевна эшләренеңтематикасы чикләр белми кебек: әкиятләр, халык эпосыннан сюжетлар, пейзаж һ.б. Кул эшләре остасы дингә аерым урын бирә - мода өчен түгел, ә күңел халәте буенча. Иң күренеп торган урынга мәһабәт чиркәү сурәте урнашты­рылуы да очраклы түгел: дин тотучыларның гыйбадәт кылу бинасы гаҗәеп табигать күренеше белән аһәңдәш итеп эшләнгән. Кеше барлыгы да һәрчак сизелә.

Аның эшләрендә якты төстәге, тормышчан җепләр күп. Алар безне чигүләрдәге сурәтләр белән бәйли кебек.

- Ничек мавыгып киттем, дисезме? Аздан гына башладым. Күнегеп китүемне үзем дә сизмәдем. Хәзер инде тормышны мавыгуым­ нан башка күз алдына да китерә алмыйм. Көн саен дүртәр сәгать вакытымны чигүгә буләм. Вакытсизелми дәүтә. Шуны кыюәйтәалам: минем мавыгуым... тормыш мәгънәсенә әверелде. Шулай килеп чыкты, кулымны сындырдым. Уңын. Борчылуларымның чиге булмады. Авыртудан түгел, чигә алмавыма күңелемне үкенеч биләде! Чигү белән мавыгу­ыма киртә куелды дипуйладым. Аңлыйсызмы? Шулай мин сул кул белән чигәргә өйрәндем! Хәзер инде запас вариантым һәрчак бар.

Валентина Васильевнаны өйдә утыру­чы дияргә тел әйләнми, гәрчә чигү белән мавыгу нәкъ менә яшәүнең “өй” образын күзалласа да. Ул ветераннарның район, шулай ук үз коллективы советлары эшендә дә катнаша. Аның эшләре еш күрсәтелә һәм югары бәһа ала.

Валентина Ситникова күп еллар “ирләр" шөгылен башкара - нефть һәм газ чыгару идарәсенең икенче нефть промыселында нефть һәм газ чыгару операторы булып эшли. Намус белән эшли. Аның фикеренә хәтта начальниклар да колак сала. Зур җәмәгать эше алып бара, парторг, нефть һәм газ сәнәгате эшчәннәре профсоюзы Өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана. Димәк, тыныч, үзагышы белән барган тормышка өйрәнмәгән ул.



Хәмит НӘБИЕВ









Читайте нас: