Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2017, 02:00

ТАРИХНЫҢ ИӨЗ ЕЛЫ.


Шәһәр музеенда Бөек Октябрь со­циалистик революциясенең 100 еллыгына “Үзгәрешләр чорында­гы тормыш. Дүртөйле. Тарихның 100 елы” дигән күргәзмә ачылды. Коллектив зур эш башкарган, аны булдыруга дүртөйлеләр дә кушыл­ган - экспонатлар, фотосурәтләр китергәннәр.

Күргәзмә уйлаганнан күпкә киңрәк һәм баерак.Ул, куе катнашма кебек, документлар, гаҗәеп фотосурәтләр белән тулыланды­рылган. Аны 1917 елдан карый башлыйсың, тарих салмак кына безнең көннәргә күчә. Трапезниковлар, Гостеновлар, МарияЯкуто- ва. Беренче табиблар, укытучылар, эшчеләр, авыл эшчәннәре. Халык хуҗалыгы, медицина, мәгариф уңышлары һәм казанышлары. Аны иркенләп карарга кирәк.
-Төрле еллардагы чагу фрагментлар бер бөтенгә җентекләп тупланган, - дип сөйли икенче лицейның тугызынчы сыйныф укучы­сы Денис Лаврентьев. - Кайбер әйберләр минем картәниемнең өендә күргәннәргә охшаган. Мисалга, шул гаҗәпкә калдыр­ды: әти-әниләрнең балачагындагы кечкенә фотоаппаратлар бүгенге GoPro камераларын хәтерләтә.
Крепдишиннан, таушалмый торган крим­плен, чын тукымалардан тегелгән күлмәкләр эленгән сервантлар ачык тора. Ул киемнәр ярты гасыр дәвамында төсен дә югалтмаган, ул гына да түгел, аларның күбесе бүген дә актуаль.
Суыткычны карап, моннан утыз ел элек акмай, эремчекнең төргәге нинди булганын күрәбез.
- Музей коллективы барысын да колач­ларга карар иткән. 100 ел тарих китапка да җиңел генә сыймый, ә биредә барысын да күрсәтергәтырышканнар. һәм булдырганнар,
- дип күргәннәре белән уртаклаша бишен­че уртамәктәпдиректоры Венера Фәйзиева.
- Биредә шәһәр һәм район тарихының кешеләр йөзендә чагылыш табуы миңа аеруча ошый. Таныш кешеләремнеңата-бабалары фамилияләрен күреп шаккаттым. Гаделлекне, җирне саклаган кешеләр турындагы тарихның тагын бер бите ачылды. Музей - үткәннәрне генә түгел, бәлки бүгенгене дә саклаучы. Бүгенге көнебез йөз елдан соң шундый ук тарихка әвереләчәк. Балаларның, экспонат­ларны карап, аларны картәниләре һәм карт картәниләрендә күргәннәр белән чагыш­тыруы сөендерә. Әгәр күргәзмә яшьләрдә кызыксыну уята икән, димәк, ул аларга яңа мәгълүмат бирә.

Алсу ГАЙФУЛЛИНА




Читайте нас: