Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2017, 02:00

ӘТИСЕ ЮЛЫННАН ЛАЕКЛЫ БАРА.

һөнәри бәйрәм - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Әлфия һәм Илүс Төхбәтуллиннар гаиләсендә күңелле вакыйга булды - алар Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе начальнигы исеменнән Рәхмәт.

Анда шундый юллар бар: «Улыгызга яхшы тәрбия биргән өчен Сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм. Сез Туган илебезнең чын патриотын һәм гражданинын үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз. Төхбәтуллин Инзил киләчәктә дә антына һәм үзенең хезмәт бурычына тугры булыр, бөтен көчен, белемен һәм тәҗрибәсен изге эшкә: дәүләтнең һәм аның гражданнарының хәвефсезлеген тәэмин итүгә, аларныңзакон-лыхокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтер дигән өмет белдерәм»


Төхбәтуллиннарның улы хокук сагында торучылар династиясен дәвам итүче дип әйтергә мөмкин. Өлкән Төхбәтуллин - Илүс Идият улы гомеренең күп елларын районы­бызда хокук тәртибен тәэмин итүгә багыш­лаган, аны күпләр хәтерлидер. Милициядә хезмәт стажы 28 елдан артык. Ул аны участок инспекторы вазифасында башлаган, аннары өлкән участковый булган, ә соңгы 13,5 елда участок инспекторлары бүлеген җитәкләгән. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен бихисап ведомство наградалары белән бүләкләнгән. Парад кителен шулай ук«3а отличие в борьбе с преступностью», «За отличную службу в МВД» күкрәк билгеләре һәм Русия Феде­рациясе Эчке эшләр министрлыгының «За доблесть в службе» медале бизи.

Кече уллары Инзил, әлеге хезмәтнең җиңел булмаганын, тәүлек әйләнәсенә ди­ярлек дәвам иткәнен күрсә дә, мәктәп эскәмиясеннән үкмилиционер булырга карар итә, «Ул бикҗитди, эшне төгәл баш каручан булып үсте, - дип сөйли әтисе. - һәм хәзер дә үз хезмәтенә намуслы карый, авырлык­ларга беркайчан да зарланмый». 2002 елда 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң егет Уфа шәһәрендәге Эчке эшләр министрлыгының юридик институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 2007 елдан башлап ул Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсендә хезмәт итә. Хәзерге вакыттаҗинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы урынбасары. Әйткәндәй, аның тормыш иптәше дә хокук тәртибе сакчысы - юридик институтта укыта. Алар икесе дә полиция майоры званиесенә ия. һөнәри бәйрәмдә рәхмәт хаты Төхбәтуллиннарның полиция гаиләсенә янә бер куаныч.



Читайте нас: