- Хезмәтчәннәребезнең Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәре көнен билгеләргә тулы хокугы бар, - диде “Игенче” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Фәгыйть Галиев, залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгы алдыннан үтүе дә үзенчәлекле. Без бөек тарихыбыздан оялырга тиеш түгел,
Авылэшчөннәрен шулай ук район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов, Семилетка авыл Советы рәисе Ришат Имаев .агросәнәгать комплексы эшчәннәренең район профсоюз оешмасы рәисе Рәудәт Хөрмәтуллин тәбрикләде.
Быелгы авыл хуҗалыгы елы үзенең көйсез һава шартлары белән генә түгел, бәлки казанышлары белән дә истә калачак, ө алар бәхәссез һәм ышанычлы. «Игенче»дә үзенең бөтен тарихында беренче тапкыр, ә бу чагыштырмача яшь хуҗалыкларның берсе, ашлыкның тулай җыемы 60 мең центнер тәшкил иткән. Отышталар, чөнки төп басымны уҗым культураларына һәм арпага ясаганнар, ө алар исә яңгырларга чыдам булып чыккан. Билгеле, бу үзенә күрә бер тәвәккәллек, әмма ул үзен аклаган. Мисалга, уҗым арышы һәр гектардан уртача - 37 центнер, ә арпа 40 центнергаякын уңыш биргән! Мондый саннар район буенча мәгълүматларда күренмәде диярлек. Гомумән алганда, бөртеклеләрнеңһәр гектары уртача 30,2 центнер уңыш биргән.
Билгеле, мондый күрсәткечләр юктан гына барлыкка килми. Алар- га җитди нигез салынырга тиеш. Сөренте җирләрнең һәр гектарына 37 килограмм тәэсир итүче матдәле минераль ашламалар кертелгән, ягъни уртача район буенча алганнан ике тапкырга диярлек күбрәк. Ә барлыгы 270 тоннага якын азотлы һәм катлаулы ашламалар сатып алынган. Бу сан авыл хуҗалыгы предприятиесенең ныклы финанс хәлен раслый.
Ел саен пар басуларына органик ашлама чыгаруны кагыйдә итеп алганнар. Галимнәр һәм белгечләр бөтен дөньяда чаң суга: туфракта иң уңдырышлы дип исәпләнгән гумус катламы кими. Бупроцесслар безнеңреспубли када да күзәтелә. Ә басуларга органиканы даими кертү гумусның саклануына һәм артуына булышлык итә.
“Игенче” сорт яңарту белән ныклап һәм планлы рәвештә шөгыльләнүче хуҗалык. Өстәвенә, бу эшне уйлап, саклык белән башкаралар. Киләсе уңыш өчен дә җитәрлек күләмдә орлыклар салынган, Алар барысы да югары репродукция таләпләренә җавап бирә, һәм, лаборатория анализлары күрсәтүенчә, алар кондицион дип танылган. Баш кача булуы да мөмкин түгел, чөнки хуҗалык үзен күптән инде элита җитештерүче хуҗалык дип танытты.
Яңгырлар күп булу сәбәпле, игенчеләр быел туңга сөрүдә зур авырлыклар кичерде. Тик шулай да, мең гектарда басулар көздән эшкәртелгән! Туфракны гадәти эшкәртү белән бергә ресурсларны саклау технологиясе дип аталган эшкәртү системасы да, гадирәк әйткәндә дисклау, кулланыла. Шулай итеп, язын сөрүгә бер генә гектар да калмый. Ә практика күрсәткәнчә, басуларны көздән сөрү уңыш алуда яхшы нәтиҗә бирә. Буисәкүпьеллыктәҗрибәләр белән расланган.
Бодай, арыш, тритикале кебек уҗым культураларына янә байтак мәйданнар бүленгән. Алар яхшы шытымнар биргән. Бердәм үсеп киткәннәр. Кышка көчле булып керәләр. Димәк, кышныңсынаула- рына да бирешмәячөкләр.
Хуҗалык терлекчелек тармагын динамикалы үстерә. Соңгы җиде елда ул яхшы үсеш темплары күрсәтте. Гамәлдә шушы елларда сөтҗитештерүкүләме икеләтә арткан. Районда бу җәһәттән “Игенче” белән ярышырдай хуҗалык табылырмы икән. Саннар шул хакта сөйли. Быел 16меңцентнергаякын сөт җитештерелгән, һәр сыердан алты мең центнерга якын сөт савып алынган.
Предприятие җитәкчелеге коллективның финанс торышын ныгытуда төп отышны терлекчелекне, аеруча сөтчелек тармагын үстерүдә күрә. Авыл эшчәннәренең мул яшәве, торак пунктларның социаль бурычларын үтәве дә шуннан килә. Малларның баш санын саклау гына түгел, бәлки аны арттыру да нәкъ шуның белән бәйле, ө бу үрчем алу исәбенә уңышлы хәл ителә. Монда исә малларның үлеменә юл куймауга төп игътибар бирелә.
Барлык казанышларны да авыл эшчәннәре хуҗалык җитәкчесе Фәгыйть Зәки улы Галиев исеме белән бәйли. Ул үзенең фикердәшләре белән бергәләп, авыл хуҗалыгы предприятиесен юктан күтәрде, һәм хәзер “Игенче” икътисади яктан ныклы, киләчәккә омтылучы, “икмәкле” исемле хуҗалык.