Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2017, 02:00

«КӨЗ БУЯУЛАРЫ»

-“Таныш” сәүдә-сервис үзәгенең өченче катында Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗади эшләре куелган күргәзмә шулай атала һәм ул бирегә килүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә.

Яшь рәссамнар үз эшләрендә ел ның шушы фасылыныңчагу, бай буяуларын җиткерергә тырышкан. Аларның эшләрен караганда, көзне “моңсу вакыт”, дип әйткән шагыйрь белән килешәсе килми, һич тә алай түгел! Алтын сары яфраклар, уттай кызыл миләш тәлгәшләре, зәңгәр күк, көзгедәй ялтыра­ган күлләвекләр - боларның барысын да биредәге эшләрнең авторлары игътибарга алган һәм хәтта аларның исемнәрендә үзләренең күңел халәтен дә чагылдырган: “Илһам”, Шәһәрдә көз”, “Көзге моң”, “Әбиләр чуагы”...
Башлыча биредә сәнгать мәктәбенең өлкән сыйныфлар укучыларының эшләре тәкъдим ителгән. Беренче сыйныфтагылар исә, киләчәктә үзләренең нинди уңышларга ирешә алуларын күзаллады.Ә әлегө алар өчен укытучылары биредә үкосталыкдәресе үткәреп, көзге яфраклардан ничек итеп кәгазьдә көзге пейзаж чагылдыру мөмкин булуын күрсәтте. Нәтиҗәдә һәркем гаҗәеп сурәтләр ясап куйды.
Виолетта КАШАПОВА










Читайте нас: