Юлдаш
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 02:00

ПЕНСИЯГӘ ӨСТӘМӘ ЯҢА КҮЛӘМДӘ.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышында 2018 елга пенсиягә социаль өстәмә түләүне 8320 сум күләмендә (2017 елдагы 8015 сум уры­нына) билгеләү өчен Баш­кортстан Республикасында пенсионерның яшәү миниму­мы күләме расланды.

Республиканың 146 меңнән күбрәк эшләмәүче пенсионеры 1 гыйнвардан пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүне яңа күләмдә алачак. Алардан 7 меңгә якын граждан федераль социаль өстәмә алу хокугынатәүтапкыр ия була.

Өстәмә түләүнең бу төре эшләмәүче пенсионерларга 2010 елның 1 гыйн­варыннан билгеләнгән иде. Социаль өстәмә түләү күләме һәр пенсионер­ныкы индивидуаль һәм аның матди тәэмин ителешенең гомуми суммасы (пенсияне, ЕДВ, ДМО, шулайукрегио- нальтүләүләрнекертеп) пенсионерның яшәү минимумы күләменнән никадәр түбән булуына бәйле.

2018елның 1 гыйнварыннан пенсиягә социаль өстәмә түләү билгеләү өчен гаризаны мондый хокукка төүтапкыр ия булучыларга гына язарга кирәк. Гариза Пенсия фондының пенсия алу урыны буенча идарәсенә агымдагы елның декабрендә бирелә, чөнки социаль өстәмә түләү гариза бирелгән айдан соң килгән айның 1 нче числосыннан билгеләнә. 18 яшькә җитмәгән пенсия алучыларга социаль өстәмә түләү га­ризадан башка гына билгеләнә.

Русия Пенсия фонды Идарәсе әгъзасы, Башкортстан Республикасы буенча управляющий Фоат Хантиме­ров әйтүе буенча, агымдагы елның 10 аенда социаль түләүләргә федераль бюджеттан чыгымнар 2 миллиард 456 миллион сум тәшкил иткән.




И.НУРТДИНОВ, Пенсия фонды идарәсе начальнигы.


Читайте нас: