Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 02:00

КОЛЛЕКТИВ КИЛЕШҮ ЭШЛӘҮЧЕЛӘР МӘНФӘГАТЕНДӘ.

Районның хезмәт коллективларының профес­сиональ союзлары лидерлары өчен “Коллектив килешүләр кабул итү яки гамәлдәге коллек­тив килешүләргә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү” дигән темадагы семинар-киңәшмәдә дүрт мәсьәлә каралды.

Аларның беренчесе буенча “Профсоюз эшчәннәре көнен әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар турында” районның берләштерелгән профсоюз рәисе Рамил Ваһапов чыгыш ясады.
Безнең республикада Профсоюз эшчәннәре көне 12 ноябрьдә билгеләнә. Бу турыдагы закон 2009 елда кабул ителде. Җәмәгать оешмасы лидеры әлеге бәйрәмне үткәрү буенча рекомендацияләр бирде. Ул шулай ук башлангыч һәм территориаль оешмалар тарафыннан мәгълүмати эшне оештырутурындасәйләде. Профсоюзлидерларын киңкүләм хәбәрдарлык чаралары белән тыгыз хезмәттәшлеккә чакырды. Рамил Миңнегали улы һәр предприятиедә бу­лырга тиешле профсоюз почмакларын җиһазлау буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Әлеге вакытта төрле матбугат басмаларына язылу кампаниясе баруын исәпкә алып, ул шулай ук җыелучыларга аларда активрак катнашырга һәм профсоюз тормышы турында сөйләүче махсус “Действие”, “Солидарность” гәзитләренә язылырга тәкъдим итте.
Коллектив килешүне Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының территориаль бүлеге тарафыннан хәбәр ителәторгантеркәүтәртибе туры ндакызыксы нучылар- га аның начальнигы АльбертӘгъзамов консультация бирде.
Предприятиеләрдә һәм оешмаларда коллектив килешүгә кул куелганнан соң 7 көн дәвамында ул территориаль бүлеккә экспертизага бирелергә тиеш, анда аны анализлыйлар - моның өчен бер ай вакыт бирелә. Коллектив килешү, аңа профсоюз оешмасы һәм эш бирүче кул куйганнан соң көченә керә. Альберт Ансаф улы бу документка, проблеманың кискен торуы сәбәпле, ВИЧ-инфекцияне кисәтү буенча эш, предприятие ветераннары белән үзара бәйләнеш ту­рындагы бүлекләр кертергә, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны һәм ГТО нормаларын үтәргә теләүчеләрне матди һәм мораль дәртләндерүне карарга тәкъдим итте.
Территориаль бүлек начальнигы хезмәт турындагы за­коннарны бозу мәсьәләләренә дә тукталды. Атап әйткәндә, хезмәт килешүләрен төзегәндә - аның бер экземпляры мәҗбүри тәртиптә эшләүчегә тапшырылырга тиеш. Анда вазифага билгеләнгән оклад һәм башка барлык акчалата түләүләрнең язылуы зарур.
Хезмәт иминлеген саклау һәм аның шартлары өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының территориаль бүлеге баш белгеч- эксперты Динара Тумашева яктыртты. Бу җәһәттән шуны хәтергә төшерүе артык булмас: эшләүченең мәҗбүри ме­дицина тикшерү үтүен, шул исәптән, ул эшкә урнашканда, предприятие түли.
Районхакимиятенеңархив бүлеге начальнигы Глүсә Сит­дикова архив эшендәге һәм эш башкарудагы үзгәрешләр белән таныштырды.

Резедгз ӘХМӨТНУРОВА .




Читайте нас: