Шундый ук фикер алышулар районның алты авыл биләмәсендә дә (Әсән, Әңгәсәк, Мәскәү, Тәкәрлек, Исмаел, Семилетка авыл Советлары) булды. Аларга программаны әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча җәмәгать комиссиясе әгъзалары, шәһәр биләмәсе Советы, авыл биләмәләре, район хакимияте вәкилләре, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре,сәяси партияләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, актив тормыш позицияле гражданнар, идарәче, ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр,янгын сүндерү часте җитәкчеләре чакырылды.
Фикералышупарүткәрүтурындагы игъланнар бер ай алдан бирелде, теләге булган һәркемнең дә проект буенча язма яки электрон тәкъдимнәр яки замечаниелөр бирүмөмкинлеге бар иде.
Беренче яртысында конкурс сайлап алуын үткән Садовая ур. 1, Зсанлы, 1 -Май ур. 105, 106 санлы, Горшков ур. 25 санлы күпфатирлы йортларның ихата территориясе һәм Электрическая урамындагы 34 санлы йортның ихата территориясе.
Җәмәгать комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча “Садовая ур. 1, 3, 1-Май ур. 105, 106, Горшков ур. 25 санлы күпфатирлы йортларның ихата территорияләрен ремонтлау” гаризасы проект чараларының төп исемлегенә кергән. Калганнары, программада каралган бюджет акчаларының бүленгән лимитын арттыру сәбәпле, резерв исемлегенә кертелә.
Әлеге ихата территориясен ремонтлау схемасы тәкъдим ителде. Биредә шулай ук музыка мәктәбе, торак булмаган бина Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге һәм почта урнашкан, буда үз үзенчәлеген кертә. Гамәлдәге асфальт катламы бик начар хәлдә, үтеп йөрү юлын киңәйтү планлаштырыла, су бирү проблемасын хәл итү, контейнер мәйданчыгын күчерү (аның әлеге урыны санитар нормаларга җавап бирми) зарур.
“Жилстрой” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Рәхмәтуллин, музыка мәктәбе директоры Светлана Баянова чыгыш ясады. Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге директоры урынбасары Гүзәл Нуртдинова, Горшковурамын- дагы 25 нче йорттаҮзәкнең балалар иң күп йөргән берләшмәләре эшли, дип билгеләде һәм әгәр биредә уңайлы мәйданчык булса, занятиеләрнең сыйфаты тагы да яхшырыр иде дигән теләкбелдерде. Ихата территориясен төзекләндерүнең күптән инде мөһим мәсьәлә булуын биналар хуҗалары да әйтте.
Җәмәгатьтерриториялөрен сайлап алуда катнашуга гаризалар бирү чорында шәһәрнең Ф.Дәүләтшин урамы буенча гражданнардан бер гариза килгән, ул кире кагылды, чөнки җәмәгать территорияләре - кешеләрнең күпләп җыелу урыны.
Җәмәгать комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча, җәмәгать территориясе - А. Матросов исемендәге паркны төзе кләндерүбуенча эшләрне дәвам итәргә (ул агымдагы елның башында конкурс сайлап алуын үткән иде), шулайуканы 2018-2022еллар- га программаның төп исемлегенә кертергә карар ителде.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Эдуард Каһарманов, беренче этап эшләре (парковка зонасы, йөгерү юлы, коймаларны алыштыру) тәмамлану алдында, дип билгеләде. Спорт һәм балалар зоналары буенча эшләр дәвам итәчәк.
Җәмәгать фикер алышулары нәтиҗәләрен исәпкә алып, биләмәләрхакимиятләре тарафыннан программа расланачак, кызыксынучы якларның вәкилләре белән тикшерүләрне исәпкә алып, муниципаль программага кертелгән һәр ихата территориясен төзекләндерүнең дизайн-проекты әзерләнәчәк.
Бу объектлар 2018-2022 елларга программага кертелгән: “Әсән авылыныңТрактоваяур. буенча 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10, санлы, Ш.Бабич ур. 11, 12/1, 13, 14, 15, 16 санлы, Завод ур. 1,2,3 санлы күпфатирлы йортларның ихата юлларын ремонтлау”, “Әңгәсәк авылының үзәк Чеверев урамын ремонтлау”, “Иванай авылының Комсомол ьская ур .тротуар (Матросов ур. уң ягы Уфа-Нефтекама автомобиль юлына кадәр”), “Семилетка авылының үзәк Ленин урамын ремонтлау”, “Исмаел авылының “Речник” микрорайонында балалар мәйданчыгын төзекләндерү”5, “Мәскәү авылы Калинин урамы буенча җәмәгать территориясен (мәйдан) ремонтлау”.
Алсу ГАЙФУЛЛИНА |