Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2017, 02:00

ТОРМЫШНЫҢ МӨҺИМ ТАРМАГЫ.

Автотранспорт предприятиесе Дүртөйле, Илеш һәм Чакмагыш район­нарында шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара маршрутларны хеҙмәтләндерә. Челтәр регулярмаршрутлар беләнгенә чикләнми. Оешмаларга, предприятиеләргә һәм ха­лыкка республика буенча һәм аннан читтә дә транспорт хезмәтләре күрсәтелә.

Водительләр Рәшит Вәлиев һәм Фәнүс Шәрифҗанов
Водительләр Рәшит Вәлиев һәм Фәнүс Шәрифҗанов
Предприятие автобуслары көн саен шәһәр маршруты буенча - 200 ләп, шәһәр яны юнәлешләрендә - 130, шәһәрара һәм өлкәара маршрутлар буенча 16 рейс ясый һәм 6 меңнән артык пассажирны йөртә. Үзенең һөнәри бәйрәмен предприятие тотрыклы техник-икътисади күрсәткечләр белән каршылый. Ел башыннан бирле 1,5 миллион кеше йөртелгән, 73,6 миллион сум табыш алынган.
Соңгы берничә елда пассажир йөртүләр күләменең кимүе күзәтелә, бу гражданнарның шәхси куллануында автомобильләр санының артуы, социаль әһәмияттәгемуниципальмаршрутларның кыскаруы, шулай ук шәһәрара һәм өлкәара маршрутларда пассажирлар йөртү күләменең дәүләт һәм шәхси йөртүчеләр арасында бүленүе белән бәйле.
Предприятиедә 30 елдан да күбрәк эшләүче производство ветераннары бар, алар үз хезмәтләре белән яшьләргә үрнәк күрсәтә. И нженер-техник персонал арасында Вагыйз Мостафин, Нәзилә Габдуллина, Борис Халиков, водительләр Айрат Дәүләтов, Мөдәрис Мөхәмәтдинов, Мират Мусин, Фәид Нуриәхмәтов шундыйлардан. Водительләр Фәнүс Шәрифҗанов, Рәфәит Гәрәев, Рәшит Вәлиев, Венер Зиннәтуллин, Альфрет Нуруллин, Марат Нәсибуллин, Азат Арыҫ­ланов, ИлдусХәмәтшин, кондукторлар - Венера Әхмәтшина, Лира Гыйлемханова, Дилара Хаҗиева, Вәсимә Гаффанова. ремонтчылар Дамир Нуртдинов, Илгиз Әхкямов, Дамир Гыйлөҗев, Хәкимҗан Фазылов һ.б. һөнәри бәйрәмгә югары хезмәт күрсәткечләре белән килде.
Пассажирларны сыйфатлы һәм куль­туралы хезмәтләндерү - эшнең төп билгеләнешләренең берсе. ӘхмәтЖуп- баев, Ирек Ипаев, Ратмир Ямалтдинов, Разамир Нургалиев, НаиләФәйзуллина, Рәмилә Кутушева, Нәзилә Вәлиеваадре- сына һәрчак рәхмәт сүзләре яңгырый.
Автомобильләрне вакытында һәм сыйфатлы техник хезмәтләндерү - хәвефсез хәрәкәтнең нигезе. Бу җәһәттән белгечләр Вильсор Сәгадиев, Алмаз Нурлыгаянов, РадикӘхмәтҗанов, Флүр Нурмөхәммәтов үз эшенең осталары булып тора.
Предприятиетормышы эш көне белән генә чикләнми. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Зәлия Сәйфетдинова җитәкчелегендә коллектив шәһәрдә һәм районда үткәрелгән спорт һәм мәдәни чараларда актив катнаша. Предприятиенең ветераннар советы рәисе Әлтәф Сәлимҗанов та спорт Ярышларыннан читтә калмый.
Тармак алдында торган бурычларны үтәүдә гомерләренең күп өлешен яраткан һөнәрләренә биргән ветераннарның роле бәһалап бетергесез. Коллектив матур традицияләрне дәвам итә, аларның хезмәт батырлыгын зурлый.


И.ТИМЕРХАНОВ әзерләде.





Читайте нас: