Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2017, 02:00

СӘНГАТЬ БЕРЛӘШТЕРӘ.

4 ноябрьдә илдә «Сәнгать берләштерә» девизы астында «Сәнгатьләр төне» Бөтенрусия акциясе узачак. Безнең шәһәрдә чара үз кунакларын тарих һәм туган якны ейрәнү музее мәйданчыгында көтәләр.

Музей үз кунакларын берьюлы берничә тематик күргәзмә буенча төнге экскурсиягә чакыра. Беренче катта Бөек Октябрь революциясенең йөз еллыгына ба­гышланган «Үзгәрешләр дәверендәге тормыш. Дүртөйле. Тарихның 100 елы» күргәзмәсе ачыла. Икенче катта про­фессионаллар - Уфа рәссам-передвижникпары иҗаты белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук «Халыклар бердәмлеге көне» иллюстратив күргәзмәсе һәм район үзәк китапханәсе әзерләгән экология темасына һәм башка күргәзмәләр эшләячәк.

Балалар сәнгать мәктәбе һәм Исмаел сәнгать мәктәбе тәкъдим иткән түләүсез осталы к дәресләренә килүчеләр заманча башкарудагы борынгы башкорт техникасы - «йон акварелендә» үзләрен сынап караячак, шулай ук сабын куыклары белән чагу һәм үзенчәлекле рәсемнәр ясарга өйрәнәчәк.


Бу төнне музей берникадәр вакытка концерт мәйданчыгына да әвереләчәк: балалар музыка мәктәбенең яшь тәрбияләнүчеләре һәм мәдәни-ял үзәгеннән үзешчән артистлар үз номерларын тәкъдим итәчәк, ә аннары чарага килүчеләр өчен экологик кино күрсәтү оештырылачак.

Чара 18 сәгатьтә башлана.


Читайте нас: