Беренчеләре презентациядә Василий Горшков исемендәге район Яшьләр үзәгендәге программа кысаларында урнаштырылган яңа яктылык һәм тавыш җиһазларын файдаланып,концерт номерлары күрсәтте, икенчеләренә яңа тавыш белән кинофильм тәкъдим ителде.
- Безнең районда партиянең янә ике проектының - "Шәһәр мохите” һәм “Кече шәһәрләр парклары” - нәтиҗәләрекүренә дә инде, - диде презентациягә җыелучылар алдында чыгыш ясап, партиянең район бүлеге җитәкчесе Гөлназ Галимова.
Беренчесенең кысаларында 1 нче Май урамындагы берничә йорталдытерриторияләре һәм ихаталары төзекләндерелде, икенчесе буенча - район үзәгендә Матросов исемендәге парк тәртипкә китерелә. Әле анда автомобиль тукталышы, йөгерү һәм велосипед юллары эшләнә. Ары таба паркны шәһәрдә яшәүчеләрнең ял урыны итәрлек башка эшләр дә башкарылачак.
Өченче - “Урындагы мәдәниятйорты” проекты кысаларында да күп эшләнгән. Аның нәтиҗәсендә Яшьләр үзәгенең матдитехникбазасын яхшырту мөмкин булды, биредә югары сыйфатлы тавыш һәм яктырту җиһазлары, пианино һәм моноблок барлыкка килде.
Мәдәният объектын җиһазлауга тотылган акча күләме 1 миллион 600 меңсум. Акчалар республика һәм урындагы средстволарны җәлеп итеп, федераль бюджеттан бүленде.
Гөлназ Рафаил кызы Мәдәни- ял үзәге директоры Азамат Гыйльмановка һәм мәдәният идарәсе эшчәне Михаил Маты гингасатыпалынганҗиһазларны тиз арада һәм сыйфатлы урнаштырган өчен “Бердәм Русия” партиясеннән рәхмәт хатлары тапшырды.
Залда җыелучыларны шулай ук “Бердәм Русия” партиясе әгъзасы, шәһәр Советы депутаты Валерий Максютов тәбрикләде,