Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2017, 02:00

НЫКЛЫК ЗАПАСЫ

Бер елгага ике тапкыр кермиләр, диләр. Чыннан да шулайдыр, мөгаен. Владислав Талипов кына бу хакыйкатьне инкарь итәргә тырыша, һәм ярыйсы уңышлы.

Утызеллар элекаңа, яшь, егәрле белгечкә, Дүртөйледә төзелеп килгән ит комбинатын җитәкләүне тәкъдим итәләр. Дәрес, предпри­ятие дигәнең баганалар, терәүләр, фундамент свайларыннан гына тора.
-Үзем турында: “Гаскәрсез ко­мандир, акчасыз бай”, дип шаярта идем, - дип хәтерли тормышындагы ул катлаулы чорны Владислав Лот­фулла улы.
Ул чагында бөек илнең таркалу алдында торуын, ә аны объект төзергә чакырган партиянеңтиздән бетәчәген ул әле белми. Беркем дә төшенми.
Эшкә, кем әйтмешли, тулысы беләнҗигелә. Яшьлеккә хас булган дәрт-дәрман, бетмәс егәрлелек, зур һәм әһәмиятле эшне башка­рып чыгу сәләтенә ия булуын рас­лау теләге үзенекен итә. Аннары, күңелдәге горурлык тойгысы да бар ич: мин булмасам кем, бүген булмаса, кайчан... Тагын шуны­сы, артка чигенмәскә балачактан ук күнегелгән. Хәтерендә, укыту нигездә татар телендә алып барыл­ган авыл мәктәбеннән районда иң яхшыларның берсе булган икенче мәктәпкә күчә. Шулай яшьтәшләре кайчак көлеп тә карыйлар: рус теле белән дә дус түгел, баскетбол да уйный белми, янәсе. Владик ихты­яр көчен туплый, тиз генә барып чыкмый, әлбәттә, тик барыбер укуын да яхшырта, баскетболны да башкалардан ким уйнамый.
Төзелүче объектларга хас булган көндәлек оператив киңәшмәләр,подрядчиклар һәм “субчиклар” белән исәпсез килешүләр, җиһазлар кайтару, төзелеш гра­фиклары өзелү, югарыдагы началь­ство кабинетларындагы өзлексез тикшерүләр, ашыгыч эшләр - боларның барысы аша да үтәргә туры килә. Лаеклы үтәргә. Бер үк вакытта кадрларны өйрәтү эшен дә алып бара, иң элек, белгечләрне. Нәкъ алар җитешми. Тик бу да аз була әле. Шулай яшьҗитәкче КПСС райкомының беренче секретаре Рәзил Мусинга торак йорт төзү идеясе белән килә, һәм гади йорт түгел, ә биш катлы. Рәзил Ситдыйк улы идеяне хуплый. Ул, зирәкакыл- лы, алдан күрә белгән һәм егәрле кеше, һәрчак яхшы кешеләр һәм изге ниятләр ягында иде.

Комбинат аякка баса. Өстәвенә, берьюлы ике аягына да. Беренче продукцияне ул 1991 елда бирә. Кызык, ил таркала, ә Талипов үзенең фикердәшләре белән бергәләп, Дүртөйледә яңа производствоны җайга сала. Яңа фирма кибетләре ачыла. Дүртөйледә генә дә түгел. Владислав Лотфулла улы хәтта тәгәрмәчтәге... фирма кафесы да ача. Зур автобус базасында.
Кешеләр анда агылып килә. Шулай итеп, предприятие базарга уңышлы кереп китә. Продукция не сатып алырга зур чиратлар тезелә. Ул тармак күргәзмәләрендә җиңү яулый, ә соңрак халыкара дәрәҗәгә дә чыга. Дөрес, инде... Талиповтан башка.
Шулай килеп чыга. Хәлләр торышы кайчакта бездән көчлерәк була.
Баштагы мәлдә комбинатикътисади яктан тотрыклы килә, һәрхәлдә, инерция буенча. Тора-бара конкурентлыкны күтәрә алмый, түбән тәгәри башлый, һәм... банкротлыкка барыпҗитә.
Талипов 2014 елда янә кыю адымга бара - предприятиегә ка­бат кайтырга карар итә. Күпләр аптырады ул чакта: банкротлыкка чыккан, еллар буена хезмәт хакы түләнмәгән, салымнар һәм түләүләр буенча бурычлары җыелган, җиһазлары искергән, матди-техник базасы какшаган предприятие­не алырга... Беркем дә уңышка өметләнми, бер кешедән башка. Ул нәкъ Владислав Лотфулла улы була. Озаквакытларҗыелган бурычларны түләп бетерәләр, җиһазлар сатып алалар, предприятие ачылганда хезмәт салган элекке кадрларны эшкә килергә күндерәләр.

Ә иң төп һәм катлаулы момент

- базарга кабат кайту һәм лаеклы эшләп китү, сатып алучыларны кайтару.

- Төп басым җитештерелгән продукциянең сыйфатына ясала,

- дип кыскача гына аңлатма бирә Талипов. - Урындагы чималны файдаланабыз. Бәхеткә, районда күпчелекхуҗалыклар уңышлы эш ли, алар терлекчелек продукциясен, шул исәптән, итҗитештерүне арт­тыра. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесе то- кымчылыкзаводы статусына ия, бу да мөһим. Без читтән чимал кай­тармыйбыз һәм файдаланмыйбыз. Безнеңчимал, кем әйтмешли, безгә үз аяклары белән килә.
Хәзер ГОСТпродукциясенеңас- сортименты гадәти бер биткә генә сыймый. Ул даими арта һәм яңара. Сатып алучылар какланган колба­са, ат итеннән чужук колбасасын, безнең башкорт казылыгын һ.б. теләп сатып ала. Ассортиментбелән бергә продукциягә ихтыяҗ гео­графиясе дә киңәя. Комбинатның Уфада һәм Нефтекамада - өчәр, Дүртөйледә һәм Югары Яркәйдә бишәр сәүдә ноктасы бар. Ком­бинат урындагы мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын продукция белән тәэмин итү буенча тендерны отты. Ә күптән түгел “Башкирский продукт” билгесе бирелү турындагы дипломга лаек булды

Директор исә, төп казаныш­лар әле алда дип исәпли, чөнки коллективның ныклык запасы ни­гезле. Ә бу ныклык җитәкченең исеме белән бәйле.


Хәмит НӘБИЕВ.







Читайте нас: