Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2017, 02:00

АЧЫК ДИАЛОГ.

Муниципаль район хакимиятенең кече залында күпфатирлы йорт­лардагы биналар хуҗалары өнен «Ачык диалог» акциясе узды, анда шәһәрнең идарәче компанияләре катнашты.

БР Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт коми­теты акциянең инициаторы булып чыгыш ясады.


Идарәче компанияләр вәкилләре белән беррәттән бу көнне БР Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр хезмәткәрләре аңлатмалар һәм консультацияләр бирде.

Гражданнар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, күпфатирлы торак йортларда­гы биналар хуҗаларының уртак милкен карап тоту, йорт яны территориясен төзекләндерү, торак йортларны капиталь ремонтлау буенча сораулар бирде. Гражданнардан алынган барлык мөрәҗәгатьләр анализланачак һәм идарәче оешмага тапшырылачак.

Акцияне оештыручылар идарәче компанияләргә барлык мөрәҗәгатьләрне тикшерү һәм ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча чаралар планы әзерләргә тәкъдим итте.

«Ачык диалог»ны квартал саен үткәрү планлаштырыла. Бу актуаль мәсьәләләрне кыска срокларда хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм торак хуҗалары белән идарәче оешмалар арасында каршылыксыз, ыша­нычлы мөнәсәбәтләр булдырачак.

Гөлназ НУРГАЛИЕВА, торак контроле секторы мөдире.





Читайте нас: