Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2017, 12:58

РЕСПУБЛИКА БАШЛЫГЫ БҮЛӘГЕ!

Аларны зур Мәдәният сарае сәхнәсенә чакырдылар. Алар рампа һәм софитлардан төшкән яктылык диңгезенә чумдылар. Йөзәрләгән күзләр аларга төбәлгән - кызыксынучан,игътибарлы, җылы һәм, мөгаен, бераз гына көнләшүче дә күзләр. Бу сүзнең яхшы мәгънәсендә, әлбәттә.

Аларны зур Мәдәният сарае сәхнәсенә чакырдылар. Алар рампа һәм софитлардан төшкән яктылык диңгезенә чумдылар. Йөзәрләгән күзләр аларга төбәлгән - кызыксынучан,игътибарлы, җылы һәм, мөгаен, бераз гына көнләшүче дә күзләр. Бу сүзнең яхшы мәгънәсендә, әлбәттә.



Шулай булмыйча: уен эшмени, ярты гасырдан артык дәвердә кулга-кул тотынып, тормыш дулкыннарын бергә ярып, эшләр һәм ниятләр белән дәртләнеп, гүя сиам игезәкләре кебек яшиләр ич.


Әсләхетдин Әсләметдин улы Әсләметдинов үзенең гомер юлда­шына күңел күтәреп җибәрердәй нин­дидер сүз әйтте. Фәнүзә Солтан кызы Әхмәтгалиева ягымлы карашы белән җавап бирде. Моннан залда тагын да җылырак булып китте. Билгеле, алар, мондый да зур игътибардан кыенсы­нып тора. Бу аңлашыла да. Башкалар алдындааерылып, күренергәтырышып торуалар га хас түгел. Нәкъ шундый гади кешеләр җирне яшәтә! Моның белән һәркем килешәдер.
Әсләхетдин Әсләметдин улы күп еллар Дүртөйле технологик транс­порт идарәсендә балта остасы-столяр булып эшләгән. Бишьеллыклар ударнигы, хезмәт ветераны. Фәнүзә Солтан кызының да хезмәт дәфтәре бай. “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең нефтьне кудыру һәм әзерләү цехында оператор эше гади генә түгел. Бик күп технологик процессларны белү зарур. Монда ул, кем әйтмешли, дипломлы белгечләрне дә уздырып җибәрә, “һөнәре буенчаиң яхшы” исеменә бәйгеләрдә күп тапкыр­лар җиңү яулавы да очраклы түгелдер. Аның портреты предприятиенең Мактау тактасыннан төшмәде. “Башкирских нефтяниковславные имена” китабында аңа багышланган мәкалә дә бар.
Тикиңмөһиме:аларике балаларының бәхетле әти-әниләре, картәти һәм картәни, ул гына да түгел, карт картәти һәм карт картәни дә.
ЗАГС бүлеге мөдире Эльза Садрыева республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовныңмондый очракларда гадәти булган Котлау хатын укый. Анда күңелгә якын сүзләр. Аның исеменнән бүләк тапшырыла.
“Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Тәрҗимә Фәезова, технологик транспорт ида­рәсенең хокукый күчемчесе булган предприятие вәкиле Нәзил Нурисламов та буш кул белән килмәгән иде.
Ә зал күркәм гаилә парын көчле алкышлар белән озатты...

Хәмит НӘБИЕВ




Читайте нас: